Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Олы яшьтәге профессор-психотерапевтны 16 яшьлек кызны көчләүдә гаеплиләр

Олы яшьтәге профессор-психотерапевтны 16 яшьлек кызны көчләүдә гаеплиләр

news_top_970_100
Олы яшьтәге профессор-психотерапевтны 16 яшьлек кызны көчләүдә гаеплиләр
Уфада 53 яшьлек профессор-психотерапевтны көчләүдә гаеплиләр. Балигъ булмаган яшьтәге пациент белән интимга керүдә шикләнелгән ир-атка карата җинаять эше ачылган. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Шулай да бу табиб түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүен дәвам итә. Бу турыда "Башкортстан"
телеканалы хәбәр итте.

16 яшьлек кызны әнисе табибка алып килә. Балада депрессия була, ул үлем турында сөйләшә. Әти-әнисе шәһәрдә иң яхшы дип саналган табибны эзләп таба һәм балага ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Беренче тапкыр очрашуда ук "дәвалауга охшамаган" вакыйга була. Шуннан соң докторга карата "көчләү" һәм "сәламәтлеккә зыян китерә торган сексуаль характердагы көчләү гамәлләре" маддәләре буенча җинаять эше ачылган. Бу гамәлләрне психолого-психиатрия экспертизасы да раслаган инде.

"Тагын күпме балалар зыян күргән? Безгә билгеле түгел. Мин әле дә бала белән булган вакыйга өчен борчылам. Мин аңа кызымны дәваларга алып килдем. Ә ул тагын да начарландырды гына", - дип сөйли баланың анасы.

Зыян күрүче як сүзләренчә, клиника җитәкчелеге табибны эштән азат иткән. Хәзер ул авырулар белән шәхси тәртиптә эшли. Аның үзенең сайты, шунда контактлар да, бәяләре дә бар.

Әлеге вакыйга буенча суд утырышы ябык режимда уза. Табиб үзе дә, адвокатлар да комментарий бирми, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100