Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнвәр Нургалиевның хатынының әтисе вафат: “Ул беркайчан чирләмәде. Яман шеш очраклы гына ачыкланды”

Бүген Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның хатынының әтисе Рәзиф Әхмәтҗановның 67 яшьтә гомере өзелгән. Бу хакта җырчы “Интертат” хәбәрчесенә үзе әйтте. 

news_top_970_100
Әнвәр Нургалиевның хатынының әтисе вафат: “Ул беркайчан чирләмәде. Яман шеш очраклы гына ачыкланды”

– Бүген иртәнге 7 дә җан бирде. Аның бавырында рак таптылар. 30 гыйнвар көнне операция ясадылар. Бер тәүлек комада булды. Кичә намаздан соң кичке 4 тә хастаханәгә реанимациягә мулла белән бардык. Күзен ачкан иде. Бүген иртән инде үлүе турында шалтыратып хәбәр иттеләр, - ди Әнвәр Нургалиев.

  • Сүз уңаеннан, җырчы 30 гыйнвар Казанда “УНИКС” та дизайнер Ләйсән Хаҗиева тамашасында да катнаша алмаган. Данир Сабиров Әнвәр Нургалиевның хатынының әтисе бик авыр хәлдә булуы турында хәбәр итә. Җырчы Данирдан тамашачылардан үзе исеменнән гафу үтенүен сораган.

Әнвәр Нургалиев әйтүенчә, Рәзиф абыйда яман шеш диагнозы узган елның декабрь башында гына ачыкланган. Ни кызганыч, бу вакытта мәкерле чир соңгы стадиясенә килеп җиткән.

– Ул беркайчан чирләмәде. Моңа кадәр хастаханәдә яткан кеше түгел, сәламәтлегенә зарланганы юк иде. Бавыры бер дә борчымый иде, очраклы гына ачыкланды бу чир. Санаторийга барыр алдыннан анализлар биреп йөргән, УЗИ үткән. УЗИдан күренгән. Ноябрьдә санаторийда булды. Авыруы ачыклангач, хастаханәдә ятып алды. 27 се юбилей концертымда, 28се юбилей кичәмдә дә утырды әле. 30ы ясалган операциядән соң бер тәүлектән китеп барды. Бүген Дүртөйлегә алып кайтабыз да, иртәгә Илештә туган авылы Баз-Тамак авылында җирлибез, - дип әйтте Әнвәр Нургалиев.

Рәзиф абыйның тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Рәзиф абый һөнәре буенча инженер-төзүче булган. Газ юнәлешендә үзенең фирмасы белән шөгыльләнгән.

– Соңгы 4-5 ел лаеклы ялда иде. Бик укымышлы, булдыклы, гадел, дөреслекне яратучан, игелекле, ярдәм итүдән беркайчан баш тартмый торган кеше булды ул. Безнең өчен, концертларым өчен гел борчылып яшәде, - дип искә ала Әнвәр Нургалиев мәрхүмне.

Әнвәр Нургалиев Рәзиф абыйның ярдәмчеллеге турында “Инстаграм" челтәрендә дә хәбәр иткән иде.

  • Әнвәр Нургалиев 45 яшьлек юбилее уңаеннан Уфада Спорт сараенда юбилей концертын уздырды.
Редакциябез исеменнән Әнвәр Нургалиев гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашыбыз. Җырчыга һәм мәрхүмнең якыннарына сабырлык телибез. Рәзиф абыйның урыны оҗмахта булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100