Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнисе белән урамда йөргәндә ике яшьлек сабый үлгән

Әнисе белән урамда йөргәндә ике яшьлек сабый үлгән

news_top_970_100
Әнисе белән урамда йөргәндә ике яшьлек сабый үлгән

21 ноябрьдә Башкортстанның Уфа шәһәрендә Комсомольская урамында фаҗига була. Әнисе белән урамда барган ике яшьлек бала үлә. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Фаҗига 50нче поликлиника янында була. Бала белән ана урамда йөри. Бер мизгелдә хатын баласының сулыш алмый башлаганын күреп ала. Ул тиз генә поликлиникага кереп ярдәм сорый. «Ашыгыч ярдәм» машинасы килгәнче, сабыйга поликлиника табиблары ярдәм күрсәтергә тырыша. Ләкин реанимация чаралары нәтиҗә бирми. Сабый, аңына килмичә, урында җан бирә.

Башкортстан буенча Тикшерү комитеты бу вакыйганы тикшерү белән шөгыльләнә.

«Бала хроник авырудан интегүе билгеле. Хәзерге вакытта фаҗига урыны тикшерелде. Баланың ни сәбәпле үлгәнен ачыклау өчен судмедэкспертиза чаралары билгеләнде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар чыгарылачак», — дип сөйләгәннәр агентлыкка төбәк буенча тикшерү комитеты идарәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100