Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әниләре туйда бәйрәм иткәндә бер яшьлек сабый шкаф астында калып һәлак булган

Әниләре туйда бәйрәм иткәндә бер яшьлек сабый шкаф астында калып һәлак булган

news_top_970_100
Әниләре туйда бәйрәм иткәндә бер яшьлек сабый шкаф астында калып һәлак булган
Мәскәү өлкәсенең Лотошинск районы хастаханәсенә тән җәрәхәтләре белән китерелгән баланың гомерен саклап кала алмаганнар, дип хәбәр итә "Российская газета". 

"Московский комсомолец" язуынча, фаҗига әрмән туенда була. 36 яшьлек һәм аның 32 яшьлек хатыны тегү предприятиесендә эшләгәннәр. Ире инженер, хатыны - тегүче була. Гаиләнең озак вакытлар балалары булмый, шул сәбәпле, алар озак вакытлар табибларга йөри һәм ике баланы да алар көтеп алган.

Ирнең энесе туй үткәрергә була. Экономия максатыннан, туйны предприятиедә уздыралар. Өлкәннәр ашап-эчеп, күңел ачып утырганда, балаларны ял бүлмәсендә калдыралар. Кыз бала кием шкафының ишеген үзенә тарта һәм ул аның өстенә ава. Тавышка йөгереп кергән ана шкаф астыннан чыгып торган бала аякларын күрә. Әни кеше аңын югалтып егыла. Баланы шунда ук үзәк район хастаханәсенә алып китәләр. Башы җәрәхәтләнгән бала аңын югалткан, аңа операция ясыйлар. Әмма ул һәлак була. 

Кызга икенче көнне ике яшь туларга тиеш булган. 
 
Тикшерү комитеты фаҗига булган вакытта предприетиедә булган кешеләрне сорашкан. Җинаять эше кузгатылырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100