Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әниләре саунада ял иткәндә, ике сабый бала янгында һәлак булган

Әниләре саунада ял иткәндә, ике сабый бала янгында һәлак булган

news_top_970_100
Әниләре саунада ял иткәндә, ике сабый бала янгында һәлак булган

Чувашиянең Новочебоксарк шәһәрендә торак йортта янгын вакытында ике бала һәлак булган. Сабыйлар ишекне ачып, чыгып котыла алмаган. Алар бу вакытта фатирда үзләре генә булган. Россия Тикшерү комитетының Чувашия буенча Тикшерү идарәсе тикшерүчеләре сабыйларның анасы саксызлык аркасында балаларын үтергән дип шикләнә. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 3 апрельдә Речной бульвар урамындагы йортның беренче катында була. Янгын чыгар алдыннан берничә сәгать кала 38 яшьлек фатир хуҗасы спиртлы эчемлекләр салып утыра. Шуннан соң ул сөйгән егете белән саунага китеп бара. Хатынның дүрт яшьлек кызы һәм нәни улы бу вакытта фатирда үзләре генә кала. Малайга бер яшь сигез ай була. Хатын балаларын өйдә бикләп калдыра.

Чувашия буенча Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, җинаятьтә шикләнелүче хатын исерек килеш өйдән чыгып китә. «Хатын 2014 һәм 2017 елда туган балаларын өйдә үзләрен генә калдыра. Ул ишекне тышкы яктан бикли һәм танышы белән саунага китеп бара. Саунада 2,5 сәгать дәвамында спиртлы эчемлекләр эчеп утыра. Бикле фатирда үзләре генә калган балалар янгын вакытында һәлак була. Алар ис тиюдән үлгән», диелгән әлеге хәбәрдә.

Хәзерге вакытта җинаятьтә шикләнелүче ананы сак астына алу турында сорау хәл ителә. 

Чувашия буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, бер катлы торак бинаның беренче катында янгын кичке сигез тирәсендә чыккан. Фатир хуҗасы, 38 яшьлек хатын өенә кайткач, төтен чыгуын күреп ала. «Ачыкланганча, хатын дустына кунакка киткән. Нәни кызы белән улын үзләрен генә калдырган. Өйгә кайтканда хатын исерек була. Төтен баскан фатирдан балаларны күрше ир-ат алып чыга. Кызганычка каршы, балаларны коткарып булмады», диелгән әлеге хәбәрдә. 

Коткаручылар урынга 12 минуттан соң килеп җиткән. Фатир эчендәге йорт җиһазлары, башка предметлар, бүлмәнең эче янып беткән. 

Беренчел версия буенча, бу янгын балалар ут белән уйнаганга килеп чыккан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100