Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ничек җиңим бу үтергеч халәтне?": Яшь кыз ябыга-ябыга, авыруга әверелгән

"Ничек җиңим бу үтергеч халәтне?": Яшь кыз ябыга-ябыга, авыруга әверелгән

news_top_970_100
"Ничек җиңим бу үтергеч халәтне?": Яшь кыз ябыга-ябыга, авыруга әверелгән
Сызрань шәһәрендә 26 яшьлек Марина (исеме үзгәртелде) ябыгу белән мавыгып киткән. Бик көчле ябыгу теләге бу кызны булимия дигән авыруга китереп җиткергән. Бу кызның тарихын КТВ-Луч каналы хәбәр итте.

Марина бик ябыгып, табиблар кулына эләккән. 165 см озынлыктагы бу кыз 40 кило чамасы гына авырлыкта калган.

"Бу кыз инвалид була, бер бөерсез кала язган. Ул ашый да, йомшарткыч дару эчә, көчләп коса. Шулай яши торгач, кызның тешләре бозыла, терәк-хәрәкәт аппараты белән проблемалар чыга. Кыз махсус препаратлар эчүен дәвам итә һәм ул һәлак булырга мөмкин", - дип сөйләгәннәр КТВ-Луч каналы хәбәрчесенә Сәламәтлек саклау оешмасында.

Хәзер Марина үзенең авыруы турында башкаларга да сөйләргә батырчылык иткән. Ул үзе кебек кызларны фанатикларча диетага утырудан саклап калырга тели.

"Кызганычка, мин үземне үзгәртә алмыйм. Клиникада ятып чыккач, өч ай чамасы ябыгу өчен препаратлар эчмим. Мин бөерсез калудан бик куркам. Ләкин тазара башладым, берничә килога арттым инде. Тагын ябыгасым килә башлады. Кайчакта мин ни булса шул булсын дип уйлыйм", - дип сөйләгән Марина.

Марина әйләнә-тирәдәге кешеләрдән киңәш тә сорый. "Ничек җиңим соң бу үтергеч халәтне", - ди.

Әлегә Марина гадәттәгечә ашауга күчә алмый, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100