Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Нәни шайтанны яндырырга кирәк": Бабасы яна торган мичкә тыгып куйган бала үлгән

"Нәни шайтанны яндырырга кирәк": Бабасы яна торган мичкә тыгып куйган бала үлгән

news_top_970_100
"Нәни шайтанны яндырырга кирәк": Бабасы яна торган мичкә тыгып куйган бала үлгән
Омскидагы хастаханәдә ике яшьлек малай үлгән. Бу баланы бабасы яна торган мичкә тыгып куйган, дип язган идек. Бүген баланың үлүе турында "Вести" каналы хәбәр итте.

Фаҗига 22 апрельдә "Птицевод" бакчачылык ширкәтендә була. 21 яшьлек хатын 2 яшьлек улын әбисе белән бабасы янында калдыра һәм үзе эшкә китә. Кичке якта бала әбисе белән диванда йоклап ята. Шул чакта бабай исереп кайта. Ул хатынын урамга куып чыгара, ишекне эчтән бикли һәм баланы аякларыннан сөйрәп алып, яна торган мичкә тыгып куя.

Ярдәмгә күрше хатыны килә. Ул тәрәзәдән кереп, баланы уттан тартып ала. Бу вакытта 53 яшьлек ир-ат йорт буйлап йөгереп йөри, "нәни шайтанны яндырырга кирәк" дип кычкыра.

Табиблар 15 минут эчендә килеп җитә. Ләкин өч көн реанимациядә ятканнан соң, бала җан бирә. Аның тәненең яртысы пешеп беткән була.

Хәзер баланың 53 яшьлек бабасын кулга алганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100