Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәни кызның эчендә тешләр һәм чәчләр тулган шеш үскән

Нәни кызның эчендә тешләр һәм чәчләр тулган шеш үскән

news_top_970_100
Нәни кызның эчендә тешләр һәм чәчләр тулган шеш үскән
Төмән табиблары 10 яшьлек кызга операция ясаган. Аның эченнән ике килограмм авырлыктагы шеш алганнар. Шеш эчендә чәчләр, теш кисәкләре булган. Бу турыда төбәк буенча Сәламәтлек саклау департаментына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Баланың эче авырта башлагач, әти-әнисе табибларга мөрәҗәгать итә. УЗИ ясаганда, баланың эчендә 20 см диаметрлы шеш булуы ачыклана. Ул күкәйлекләр янында үскән. Кыз баланы ашыгыч рәвештә хастаханәгә салганнар. Яман шеш булмавын билгеләгәч, балага операция ясыйлар.

"Хирурглар ике кило чамасы авырлыктагы тератома алдылар. Май тукымасы белән бергә монда чәчләр, тешләр бар иде", - дип хәбәр иткән РИА Новости ведомствога сылтама белән.

Тератома - яман шеш түгел. Ул эмбрион күзәнәкләре үсеше бозылганда барлыкка килә. Кайвакытта мондый шешләрдә аерым органнар да үсәргә мөмкин. Күп очракта авыру симптомсыз уза. Ул үсә-үсә башка органнарга баса башлый, шуннан соң гына билгеле була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100