Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Нәни баласы телсез калган": 25 яшьлек хатынны урам уртасында кадап үтергәннәр

"Нәни баласы телсез калган": 25 яшьлек хатынны урам уртасында кадап үтергәннәр

news_top_970_100
"Нәни баласы телсез калган": 25 яшьлек хатынны урам уртасында кадап үтергәннәр
Мәскәү өлкәсенең Раменское шәһәрендә урам уртасында 25 яшьлек хатынны үтергәннәр. Фаҗига бу хатынның баласы каршында булган. РЕН ТВ каналы җинаять урыныннан кадрларны күрсәтте. 



Лесная урамында күпкатлы йортлар каршындагы балалар мәйданчыгында яшь хатынны пычак белән кадап үтергәннәр. Үтерүче ир-ат мәрхүмә хатынга пычак белән егерме тапкыр чамасы кадаган. Шуннан соң ул урыннан качып киткән. Бу хәлне хатынның нәни баласы күреп торган. 

Шаһитлар сүзләренчә, җинаятьче машинадан сикереп чыккан һәм корбаны белән талаша башлаган. Шуннан соң ир-ат хатын-кызга пычак кадаган.
Урынга табиблар килгән. Тик яралаган хатын урында ук һәлак булган. Аның баласын шок халәтендә хастаханәгә китергәннәр. 

Башлангыч мәгълүматлар буенча, бу хатынны ире үтергән. Мәскәү өлкәсе буенча Эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, җинаятьчене полиция эзли, диелә бу хәбәрдә.

Соңрак бу кешене Ногинск шәһәре тирәсендәге урман полосасында полиция хезмәткәрләре тотып алган. Хокук саклау органнары белешмәсе буенча, үтерүдә шикләнелүче ир-ат 1981 елда туган. Тоткарлаганда ул актив рәвештә каршылык күрсәткән. Шуңа күрә аның үзен дә Раменское район хастаханәсенә илткәннәр. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. 
 

Җинаятьтә шикләнелүче ир-атның гаебен танып, күрсәтмә бирүе билгеле. Ул тикшерүгә ярдәм итәргә әзер булуын да әйткән. Аның сүзләренчә, көнчелек аркасында, ул хатынын үтерүгә барган.

Хәзер бу кешенең Кырымда кылынган тагын бер җинаятькә катнашы булуын тикшерәләр. Бу эш тә кеше үтерү белән бәйле.

Әнисен үтергәнне күреп торган кыз бала телсез калган. Ул психотравматик шок кичергән, диелә бу хәбәрдә. Хәзерге вакытта бала хастаханәдә, аны апасы карап тора.   

Җинаятьтә шикләнелүче ир-атны тоткарлау видеосын "КП" сайтында чыкты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100