Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәни балалары белән ир-ат утырган машина елгага төшеп баткан мизгел видеога эләккән

Нәни балалары белән ир-ат утырган машина елгага төшеп баткан мизгел видеога эләккән

news_top_970_100
Нәни балалары белән ир-ат утырган машина елгага төшеп баткан мизгел видеога эләккән
Петербургта бер машина Фонтанка елгасына төшеп баткан. 16 ноябрьдә булган хәлне видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Бу турыда "Известия" хәбәр итте.
 
Кадрлардан күренгәнчә, елга буенда туктап торган машинаны йөртүче ир-ат юл-патруль хезмәте инспекторлары белән сөйләшеп тора. Шуннан соң полиция китеп бара, ир-ат машинасына кереп утыра. Автомобиль алга таба хәрәкәт итә башлый һәм елгага төшеп китә.



Башлангыч мәгълүматлар буенча, машина белән 56 яшьлек кеше идарә итә, ул Петербургта яши. Салонда тугыз яшьлек малай һәм биш айлык кыз бала була. Машина елгага төшеп батканнан соң, алар өчесе дә салоннан чыга. Бу хәлне күреп торган кешеләр ир-атка һәм аның балаларына судан чыгарга ярдәм итә. 
 
Урынга табиблар килә. Алар балалар һәм ир-ат туңганын әйтә, җитди травмалар булмый.  
 
Машинаны судан чыгару өчен янгын сүндерү краны килә. 
 
56 яшьлек Игорь Ч. парковкадан киткәндә, газ һәм тормоз педальләрен бутаган. Ул арткы якка таба хәрәкәт итә башлап, машинаны суга төшереп җибәргән. Бу турыда "КП" сайты хәбәр итте. 
 
Бата башлаган ир белән балаларны Петербургта яшәүче кешеләр судан сөйрәп чыгара. Бәхеткә, бу вакытта елга буеннан ике ир-ат бара. Урамда салкын булса да, алар суга ташлана. Шулай итеп шаһитлар ике бала белән ир-атны салкын судан сөйрәп алып чыга. 
 
"Мин машина йөртүче белән сөйләшеп алдым. Аны безнең хастаханәгә китерделәр. Ул туктап, хатынын көтеп тора. Шул чакта аның янына полиция инспекторы килә. Ул бу урында туктарга ярамаганын әйтә, китәргә куша. Игорь машинага утырып китә башлаганда, педальләрне бутый", - дип сөйли Петербургта яшәүче Рөстәм исемле ир-ат. 
 
"Балаларны узып баручылар коткарган. Ике яшь егет батучыларны күреп алуга ук, суга сикергән. Аларны да хастаханәгә алып килделәр", - дип әйткән Рөстәм.

Хәзерге вакытта балалар да, ир-ат та табиблар күзәтүендә. Машина йөртүче бераз имгәнгән, аның хәле уртача авырлыкта. Балалар 1нче дәрәҗәдә өшегән. Аларның хәле дә уртача авырлыкта.

Соңрак бу ир-ат вакыйганың ничек булганын әйткән. Ул газ-тормоз педальләренә ялгыш басуын сөйләгән. Бозлы суга ташланган шаһит егетләр машина тулысынча батканчы ир-атка һәм аның оныкларына судан чыгарга ярдәм иткән. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. 


Балалар машинаның арткы утыргычында булган. Курыкккан һәм өшегән сабыйларны ашыгыч ярдәм машинасында җылытканнар. 
 
Водолазлар су төбен һәм машинаны тикшергән. Ул буш булган. Машинаны судан чыгару бер сәгатьләп дәвам иткән. Хәзер ике оныгы белән бабасы, коткаручы егетләр икесе дә хастаханәдә, аларның гомеренә куркыныч янамый, диелә бу хәбәрдә. 
 
"Балаларны һәм ир-атны судан чыгарган кешеләрне бүләкләргә җыенабыз. Хәзер аларның берсе хастаханәдә, икенчесе амбулаториядә дәвалана. Хастаханәдән чыккач, алар турында тәфсилләбрәк сөйләрбез", - дип әйткәннәр Петербург буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100