Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәни бала, әтисе, әнисе машина белән суда баткан

Өч мәет белән машинаны күлдән тартып чыгарганнар.

news_top_970_100
Нәни бала, әтисе, әнисе машина белән суда баткан
6 июльдә Башкортстан полициясе фаҗига урынына барган. Күл буенда нәни бала, әтисе, әнисе - бер гаилә автомобиль белән суда батып үлгән. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итә.

Агентлыкка Башкортстан буенча Тикшерү комитеты фаҗига турында хәбәр биргән. 35 яшьлек ир, 33 яшьлек хатын, аларның яшьярымлык баласы үз машиналарында күл буенда төн кунган. Автомобиль, билгесез сәбәпләр аркасында, күлгә төшеп киткән дип фаразлана. Шулай итеп тулы бер гаилә батып үлгән.

Мәетләрне судан алып, экспертизага озатканнар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100