Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Музыка акырткан өчен бер ир ут күршеләрен атып үтергән - видео

Музыка акырткан өчен бер ир ут күршеләрен атып үтергән - видео

news_top_970_100
Музыка акырткан өчен бер ир ут күршеләрен атып үтергән - видео

РЕН ТВ каналы бу хәлнең ничек булганы хакында сөйләде. Роликта бер ирнең ике кешене атып үтергәне күренә. 

Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, фаҗига Анапа шәһәре янындагы Супсех авылында була. Үтерүче - 53 яшьлек ир. Ул 60 яшьлек күршесен һәм аның 30 яшьлек улын атып үтергән. Алар ут күршеләр булып яшәгән. 

Кулга алынган ир сөйләвенчә, 3 февраль көнне күршеләре музыка акырткан. Аңа бу ошамый һәм бу хакта ул күршеләренә әйтә. 60 яшьлек ир, улын ияртеп, кулына чүкеч алып, "сөйләшергә" килә. Тынычлык яратучы күршеләрен урамга чыгарга чакыралар. Ул ау мылтыгы ала һәм гаилә башлыгының башына ата. Ул шунда ук үлә. Улы ташлангач, ул аның эченә ата. 30 яшьлек ир дә шунда ук үлә.

Бу хәл булганнан соң ир полиция һәм ашыгыч ярдәм чакыра. "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100