Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Муеныннан сиптереп кан акты": Эт талаган бер яшьлек бала әнисе кулында җан биргән

"Муеныннан сиптереп кан акты": Эт талаган бер яшьлек бала әнисе кулында җан биргән

news_top_970_100
"Муеныннан сиптереп кан акты": Эт талаган бер яшьлек бала әнисе кулында җан биргән
Воронеж өлкәсендәге Есипово авылында 5 августта фаҗига була. Бер яшьлек Миша исемле малайны эт талый. Эт баланың муенын чәйни. Шуннан соң сабый әнисе кулында җан бирә. Бу турыда "Вести Воронеж" хәбәр итте.

Эт имгәткән балага анасы да, эт хуҗасы да ярдәм итәргә тырышып карый. Алар муен артериясенннән сиптереп аккан канны туктатмакчы була.

"Вести Воронеж" хәбәрчесе баласын югалткан хатынның дусты Ольга белән аралаша. Ольга - баланы талап үтергән этнең хуҗасы. Ул бу коточкыч вакыйга турында бик авырлык белән генә сөйли. Баланың анасы Юлия Мәскәүдә, әти-әнисе белән бергә яши. Есиповога әбисе янына кунакка кайта, үзе белән улын да ала. Мишага бер яшь өч ай тулган була. Ул бик күзәтүчән бала, хайваннарны ярата. Юлия улын бәйдә торган Шарик исемле эт янына да алып килә. Шарикка өч яшь, ул моңа кадәр беркайчан да кешеләргә карата агрессия күрсәтмәгән.

5 августта көндез Юля белән Оля шалтыратыша. Юля баласын ала һәм велосипедка утырып дусты янына килә. Кунаклар килгән вакытта Ольга бакчада йөри. Алар сөйләшеп китәләр. Бераздан Мишаның югалуын абайлап алалар. Юля ишегалдына чыга, улын шуннан эзли.

"Мин бик сәер тавыш ишеттем. Ишегалдына йөгереп чыктым. Юля Мишаны кулына күтәреп тора иде. Бала канга баткан. Шарик малайның муенын тешләгән. Без артериядән сиптереп аккан канны туктатмакчы булдык. Минем фельдшер белемем бар, моны ничек эшлисен дә беләм. Ләкин Миша үлгән иде инде", - дип сөйли Ольга елый-елый.

Ольга сүзләренчә, Шарикны беркайчан да бәйдән ычкындырмаганнар. Шуңа күрә аның котыру чире булуы мөмкин түгел. Эт баланы талаган, баласын алырга килгән анасының аягын да тешләгән.

Бала кем гаебе белән үлгәнен тикшерүчеләр ачыклаячак. Җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100