Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Муеным гына авырта": Йөкле кәләш үз туена барышлый вафат булган

"Муеным гына авырта": Йөкле кәләш үз туена барышлый вафат булган

news_top_970_100
"Муеным гына авырта": Йөкле кәләш үз туена барышлый вафат булган
Бразилиядә үз туена барган вакытта кәләш үлгән. Аның алты айлык көмәне булган. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән "Лента.ру" хәбәр итте.
 
30 яшьлек Джессика Гуедес шәфкать туташы булып эшли. Ул кияүгә чыга һәм туй машинасы Сан-Паулу шәһәре чиркәвенә туйга бара. Лимузинда вакытта кәләш үзен начар хис итә башлый. Аның башы әйләнә, муены авырта, шуннан соң хатын аңын югалта. Туганнары кәләш артык борчылып җибәргән дип уйлый.

31 яшьлек кияү егете Флавио Гонсалвез янгын сүндерүче булып эшли. Ул кәләшне чиркәүдә көтеп тора, сөйгәне соңга калганга гаҗәпләнә. Лимузин чиркәү янына килеп туктагач, аннан кәләшнең туганнары чыгып, ярдәм сорап кычкыра.

Кияү машина янына йөгереп килә. Бу вакытта кәләш аңына килгән була, ул барысы да яхшы, муеным гына авырта, дип аңлата. Егет кызны лимузиннан чыгара, беренче ярдәм күрсәтә. Шуннан соң кәләшне бала тудыру йортына алып китәләр, ләкин хәле катлаулы булганга күрә, шәхси хастаханәгә күчерергә мәҗбүр булалар.

Табиблар белешмәсе буенча, кәләшкә инсульт була. Йөклелек вакытында барлыкка килгән кыенлыклар, эчке кан китү булу сәбәпле, хатынның аналыгын кисеп алалар. Хәл катлаулы булганлыктан, хатынга кесарев кисеме ясыйлар, 29 атналык нарасыйны шулай иттереп дөньяга китерәләр. Ул 930 грамм авырлыктагы, 34 см озынлыктагы кыз бала була. Балага София дип исем кушалар. Аның әнисе операциядән соң вафат була.

Мәрхүмә хатынны табиблар күзәтеп торды дип раслый туганнары. Ул сәламәт, физик яктан актив һәм яхшы тукланды, диләр. 

Гонсалвез исә ялгыз әти булып калган. Аның кызын интенсив терапия бүлегенә салганнар. Бала биредә ике чамасы дәваланачак.

Бу кеше әле ни булганын аңлап та бетерми. Аның сүзләренчә, ул үзен кинодагы кебек хис итә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100