Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Муендагы чылбыр эреп бетте": 30 яшьлек ир-ат яшен сукканнан соң исән калган

"Муендагы чылбыр эреп бетте": 30 яшьлек ир-ат яшен сукканнан соң исән калган

news_top_970_100
"Муендагы чылбыр эреп бетте": 30 яшьлек ир-ат яшен сукканнан соң исән калган
Самара өлкәсендәге Тайдаково авылында яшәүче Николай исемле ир-атны яшен суккан. Ул исән калган. Бу турыда "Вся Сызрань" сайты хәбәр итте. 

Хәзер Николай Пенза хастаханәсенең реанимация бүлегендә ята. 30 ел табиб булып эшләгән кешеләр дә мондый очракны беренче тапкыр күрә. Үзенчәлекле пациентка карарга бөтен бүлекләрдән табиблар килгән инде.

Яшен суккан көнне Николай хезмәттәшләре белән М5 трассасында юл төзәткән. Яшенле яңгыр алдыннан алар автобуска кереп утырырга җыенган.

"Мин иң соңгы кеше булып кереп бара идем. Яңгыр юк иде әле. Болытлар куера башлады. Шуннан яктырып китте. Яшен минем башымның артына сукты, муенда чылбыр бар иде. Чылбыр да, анда эленгән хач та эреп беткән. Мин өстемнән эрегән киемнәрне кисеп алганнарын күреп калдым", - дип сөйли Николай.

Яшен суккач бу ир-ат аңын югалткан. Шуннан соң ул бары тик хастаханәдә генә аңына килгән.

"Кабул итү бүлегенә китергәч, ул аңына килде, хәлләр ничек булганын искә төшерергә маташты. Автобуска барышлый, аны яшен сугуы ихтимал", - ди хастаханәдә бүлек җитәкчесе Михаил Щербаков.

Николай соңрак бу турыда үзе дә сөйли. Аның әтисе ягыннан бер туганын яшен сугып үтергән булган инде. Николай мондый хәлләрдән соң кеше багучылык сәләтен ала, дип ишеткән икән. Тик әлегә ул үзендә яңа үзлекләр ачмаган. Яшен сукканчы шигырь белән мавыкмаган Николайның башына бик күп шигырь юллары килә башлаган.

Николай тизрәк өенә кайтып китәсе килә. Ул табиблардан үзен җибәрүләрен сорый. Тиздән аңа 30 яшь тула икән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100