"Мост" сериалының актрисасы 37 яшендә вафат булган

26 апрель 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: instagram.com/demianbichiroficial/
"Мост" сериалы актрисасы Стефани Шерк 37 яшендә вафат булган. Аның үлеме хакында ире, "Оскар" премиясен алган актер Демиан Бичир хәбәр итте. Актрисаның ни өчен вафат булганы хәбәр ителми. 

 "Йөрәктәге бетмәс газап белән кадерле Стефани Шерк, минем яраткан һәм мине яраткан хатынымның тыныч кына китеп баруын хәбәр итәргә мәҗбүрмен. Бу безнең тормышыбыздагы иң моңсу һәм авыр вакыт", - дип язган Демиан Бичир. 

 "Безгә Стефаниның матурлыгы һәм таланты җитмәячәк. Ул һәрвакыт безнең йөрәкләрдә калачак. Сезнең догаларыгыз өчен рәхмәт", - дигән ул. Бичир белән Шерк 2010 елда таныша һәм дүрт елдан соң өйләнешәләр. Аларның балалары булмый, әмма актерның 2011 елда туган кызы Гала бар. 

Стефани Шерк төшкән соңгы картина - "Каргыш", ул 2020 елда чыгачак. Бичир "Копы в юбках", "Омерзительная восьмерка", "Чужой: Завет" фильмнарындагы рольләре белән таныш.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла