Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мордовиядә бер авылда рәттән алты йорт янып беткән - фото

Мордовиядә бер авылда рәттән алты йорт янып беткән - фото

news_top_970_100
Мордовиядә бер авылда рәттән алты йорт янып беткән - фото
Бүген, 25 апрельдә, Мордовия Республикасының Ичалковский районындагы Кендя авылында коточкыч янгын була. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мордовия Республикасы буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.


"Иртәнге уннар тирәсендә Кооперативная урамында янгын чыгу турында хәбәр килде. Җил бик көчле булу сәбәпле, ут берьюлы алты йортны чолгап алды", диелгән бу хәбәрдә.



Йортларның өчесендә кешеләр ел әйләнәсенә яшәгән, ике йорт бакча йорты буларак файдаланылган, бер йорт ташландык булган. Янгын сүндерү өчен 8 машина, 25 кеше җәлеп ителгән. Янгын сүндерүчеләр тырышлыгы белән генә ут башка йортларга күчми калган. Имгәнүче кешеләр юк.



"Янгын коры үлән ягудан килеп чыгуы ихтимал", диелгән әлеге хәбәрдә.



Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мордовия Республикасы буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте фотолары

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100