Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Могҗиза: Бер ир-ат яшен сукканнан соң исән калган - видео

Могҗиза: Бер ир-ат яшен сукканнан соң исән калган - видео

news_top_970_100
Могҗиза: Бер ир-ат яшен сукканнан соң исән калган - видео
Американың Көньяк Каролина штатында шаккаткыч очрак була. Бер ир-атны яшен суга һәм ул исән кала. Бу турыда WSOC телеканалына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Ир-атны яшен суккан мизгелне видеокүзәтү камерасы төшереп ала. Ул бинага урнаштырылган була.



Кадрлардан күренгәнчә, зонтик тоткан ир-ат урам буйлап бара. Бер мизгелдә яшен суга, ир-ат чак кына аяктан егылмый кала. Шуннан соң ул зонтигын иелеп ала да, китеп бара. Соңрак ул бераз гына курыкканын әйтә.

Ромул Макнил исемле ир-ат бу видеоны социаль челтәргә үзе куйган. Бәхетле ир-атның яшен сугып исән калуына хатыны да ышанмаган булган. Әлеге коточкыч роликны күрсәткәч кенә, Ромулга хатыны да ышанган.

Челтәр кулланучылар әлеге вакыйганы "бәхетле очрак" дип бәяли.

Бу ир-ат Технология академиясендә укытучы булып эшли. Яшен аның зонтигына суккан. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте. 

Вакыйга булыр алдыннан берничә минут алданрак Ромул Макнейл эшеннән чыга. Ул һава торышы бозылуын күреп, шаярта. "Мине яшен сукмас дип өметләнәм", - дип әйтә ул. Аның ышанычы акланмаган, электр корылмасы нәкъ аның зонтигына тигән, диелгән бу хәбәрдә.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100