Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мода күрсәтүче егет подиумнан барганда егылып үлгән - видео

Мода күрсәтүче егет подиумнан барганда егылып үлгән - видео

news_top_970_100
Мода күрсәтүче егет подиумнан барганда егылып үлгән - видео
27 апрельдә Бразилиянең Сан-Паулу шәһәрендә 47нче тапкыр уза торган мода атнасында фаҗига була. 26 яшьлек модель Талес Соарес подиумга чыгып, берничә секунд узуга, егылып үлә. Бу турыда Folha de S.Paulo басмасына сылтама белән "Вести" каналы хәбәр итте.

Мода күрсәтүне видеога төшереп торган тамашачылар фаҗига булуын башта аңламый, алар сценарий буенча модель егылырга тиеш дип кабул итә. Аннары бирегә табиблар чабып килгәч кенә, фаҗига булуын абайлап алалар. 

 

Башта Соарес озын шнурларына абынган һәм егылганда башын бәргән, дип фаразлыйлар. Ләкин видео кадрларыннан күренгәнчә, манекенщикның хәле китә, ул ориентациясен югалта һәм ава башлый. Шуннан соң ул калтырана һәм авызыннан күбек чыга. Чама белән дүрт минут узгач, егетне носилкага салып подиумнан алып чыгып китәләр, хастаханәгә озаталар. Тик табиблар аңа ярдәм итә алмый. Соарес вафат була.

Хезмәттәшләре сүзләренчә, подиумга чыгар алдыннан Соаресның кыяфәте яхшы булган, ләкин ул борчылган һәм ачлыктан зарланган, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100