Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минзәләдән килгән егет Чаллыда таксист кызга пычак белән ташланган

Минзәләдән килгән егет Чаллыда таксист кызга пычак белән ташланган

news_top_970_100
Минзәләдән килгән егет Чаллыда таксист кызга пычак белән ташланган
Чаллы шәһәрендә таксист кызга пычак белән һөҗүм иткәннәр. Бу турыда "Челнинские известия" сайты хәбәр итте.

10 октябрьдә кичке уннар тирәсендә 21 яшьлек егет такси машинасына утыра. Ул пычак тартып чыгара һәм таксист кызга "Үтерәм" дип яный башлый. Шуннан соң йөртүче тиз генә чыгып, машинаны бикли. Һөҗүм итүче егет исә машина эчендә ябылып кала.

Һөҗүм итүче егет исерек була. Таксист кыз куркып калмый, полиция килгәнче егетне машинасы эчендә бикләп тота. Аңа шаһитлар да ярдәм итә.

"Челнинские известия" хәбәрчесе Эчке эшләр министрлыгының Чаллы буенча идарәсе белән элемтәгә чыга. Биредә һөҗүм итүче егетнең шәхесе турында әйтәләр. Ул Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында яши. Аны тоткарлаганнар. Бу кешегә карата "Үтерү белән янау" маддәсе буенча җәза бирүләре ихтимал, диелә хәбәрдә.

Бу вакыйганы күреп торган шаһитлар видеога төшереп алган. Видео кадрларын "Татар-информ" сайты күрсәтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100