Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мин төзәләм". 24 яшьлек ана өч баласын дүрт көн ашатмыйча салкын йортта тоткан

Башкортстанның Авыргазы районы Наумкино авылында балаларын ташландык өйдә ач калдырып чыгып киткән 24 яшьлек ананы хөкем иттеләр.

news_top_970_100
"Мин төзәләм". 24 яшьлек ана өч баласын дүрт көн ашатмыйча салкын йортта тоткан
Беркайда да эшләмәгән эчкече хатын өч баласы белән быел шушы авылдагы ташландык йортка килеп урнашкан. Кече баласына 2, өлкәненә - 8 яшь. Йорт эче пычрак була, балалар шунда нәрсә эләксә, шуны ашап яши. 


Сентябрь аенда ана кеше танышы янына китеп бара һәм шунда дүрт көн эчеп ята. Балалар дүрт көн буе су да, җылылык та булмаган йортта яши. Төнлә алар янына әбиләре килеп, ашарга калдырып китә. Көндез әби фермада эшләгән. Аннары, үзенең балаларны карый алмаганын белеп, ул прокуратурага хәбәр итә.

Балаларны хастаханәгә илтәләр, полиция хатынны эзләп таба. Судта хатын үзен аналык хокукыннан мәхрүм итмәүне сорый. "Мин барысын да аңладым, мин төзәләмин барысын да аңладым, мин төзәләм", - ди ул. 

Хатынга штраф салалар. Ике өлкән баласын социаль-реабилитация үзәгенә урнаштыралар. Ана кеше кече баласы белән чиркәүдәге ярдәм үзәгенә яшәргә килә, хәзер ул эш эзли. 

Прокуратура балаларга күзәтчелек итмәгән өчен авыл советы һәм полицейскийга да кисәтү ясаган. Бу хакта "Башинформ" агентлыгы яза.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100