Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мин түгел, мин түгел": Бурычка баткан ир йөкле хатынын һәм өч яшьлек баласын үтереп, йортка ут төрткән

"Мин түгел, мин түгел": Бурычка баткан ир йөкле хатынын һәм өч яшьлек баласын үтереп, йортка ут төрткән

news_top_970_100
"Мин түгел, мин түгел": Бурычка баткан ир йөкле хатынын һәм өч яшьлек баласын үтереп, йортка ут төрткән
Пермь өлкәсенең Лысьва шәһәреннән 30 км ераклыкта урнашкан Кормовище авылында бер ир-ат йөкле хатынын һәм өч яшьлек улын үтергән дип шикләнәләр.  Бу турыда "Комсомольская правда" сайты хәбәр итте. 

Әлеге гаилә авылда ике фатирлы йортның яртысын арендага алып тора. Фаҗига 3 ноябрьдә була. Авыл халкы бер йорттан кара төтен чыгуын күреп ала. Урынга янгын сүндерүчеләр килеп җитә. Алар ишекне ватып, өйгә керәләр. Коридор идәнендә бер ир-ат ята. "Мин түгел, мин түгел", - дип кабатлый ул, башка сүз әйтми. 

Ир-атны янгыннан коткаручылар алып чыга. Аның өс киеме канга буялып беткән була, ләкин ул ашыгыч ярдәм машинасына кадәр үзе барып җитә. Янгын сүндерүчеләр утны сүндереп, өйгә кергәч, бала һәм хатын-кыз мәетен таба. Мәетләр канга баткан килеш диванда ятып тора.

"Мин Ирочка әнисе янынарак күченеп килгән дип уйлаган идем. Аның әнисе күптән безнең авылда яши. Ул бит йөкле иде, декабрьдә икенче баласын табарга тиеш. Күршедә ике атна яшәп калдылар. Мин сөенеп туя алмадым: шундый тыныч кешеләр, тавыш та юк, талаш юк", - дип сөйли күрше фатир хуҗасы Марина.

Күрше гаилә могҗиза белән генә зыян күрми. Марина мунча яккан булган, шуны карарга дип чыккач, янгын күреп ала.

"Ни күрим, күршеләрдән кара төтен чыга. Ишекләре эчке яктан бикле, димәк, эчтә кемдер бар. Без күрше белән урамнан керә торган ишекне ватып ачтык. Ә икенчесе ныклап бикләнгән", - дип сөйли Марина.

Ул янгын сүндерүчеләрне чакыра. Алар ишекне ватып, эчкә уза һәм коридор идәнендә яткан ирне күреп ала. "Ул йөзтүбән яткан иде. Аннары бераз күтәрелде. "Мин түгел, мин түгел", дип сөйләнде. Мин күреп алмаган булсам, без - ирем, инвалид кызым белән бергә янып бетә идек бит. Кызымны тәрбиягә алдым. Без исән калдык, шөкер, ә менә бер гаилә юк инде", - ди күрше.

"Үтерелгән хатынның баласын коткару мөмкин түгел иде. Бик озак вакыт узган. Төтен дә бик күп иде, ул исән калмас иде", - ди тикшерүчеләр.

Кечкенә генә бу авылга Андрей белән Ирина бурычлары аркасында күченеп килгән. "Андрей микрофинанс оешмасында әҗәт алган. Ә кире түли алмаган. Бурыч берничә тапкырга арткан. Бу гаилә урыннан-урынга күченеп йөреп, коллекторлардан качкан", - дип сөйләгән "КП" сайтының хокук саклау органнарындагы чыганагы.

Андрейның танышлары да шул хакта сөйли. Аның телефонындагы симкасын да алмаштырып торганын әйтәләр.

"Без барлык версияләрне дә тикшерәбез. Экспертларның нәтиҗәсен көтәргә кирәк. Җинаятьтә шикләнелүче хастаханәдә ята. Ул аңында, күрсәтмәләр бирә", - дип аңлаткан тикшерүчеләр.

Лысьва шәһәрендә 26 яшьлек Андрейны кулга алганнар. Хәзер ул ята торган хастаханә палатасы ишеге төбендә сакчы тора.

"Җинаятьтә шикләнелүче хатынына һәм нәни баласына берничә тапкыр пычак кадаган. Каты яраланган хатын белән бала урында ук һәлак булган. Җинаятен яшерү өчен, ир-ат йортка ут төрткән. Янгын вакытында үзе дә имгәнгән", - дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Пермь өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе.     

Андрейны кулга алган көнне, Кормовище авылында аның хатыны белән баласын җирләгәннәр. Улын әнисе белән бер кабергә салганнар.

"Кая киттегез, мине ташлап. Сездән башка ничек яшим", - дип елый Иринаның әнисе. Мәрхүмнәрне җирләгән көнне бу хатын киявен тоткарлануын белгән. Аңа кадәр кияүнең хәлен белешеп торган. "Хастаханәдә нихәл ята икән, яхшы иде", - дип борчылган булган. Шуннан соң бу хатынга Андрейны кулга алуларын әйткәннәр.

РИА Новости агентлыгы хәбәр иткәнчә, "ике кешене, шул исәптән баланы һәм йөкле икәнен белгән килеш хатын-кызны" үтерү маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Әгәр бу ирнең гаебе исбатланса, аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100