Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мин сине үтерәм!": Әтисе кызының башына типкәләп кыйнаган

"Мин сине үтерәм!": Әтисе кызының башына типкәләп кыйнаган

news_top_970_100
"Мин сине үтерәм!": Әтисе кызының башына типкәләп кыйнаган
Башкортстанның Октябрьск шәһәрендә 56 яшьлек ир-ат 34 яшьлек кызын буып үтерә язган, типкәләп кыйнаган. Бу турыда "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

34 яшьлек хатын сүзләренчә, әтисе хәзер аның  гаиләсе белән бергә яши. Вакыйга булган көнне әти кеше үз кызы белән аракы эчеп утыра. Шул чакта кыз әтисенә булган үпкәләрен әйтә башлый, талаш чыга. Кыз әтисен үзе янына озак вакыт килмәгәнен әйтә, ярдәм итмәүдә гаепли. Бу сүзләргә ачуы купкан ата кызын чәчләрен сөйрәп торгыза. Аннары ул кызын буарга тотына. Хатын сулыш ала алмый башлый. Ата кызын идәнгә егып сала, аның башына аяклары белән типкәләп кыйный. Төрле сүзләр әйтеп яный. "Мин сине үтерәм", дип кычкыра. 

Талаш тавышын ишетеп, кызның кайнанасы килеп җитә. Ул ир-атны кызы яныннан төртеп чыгара. Ата кеше китеп бара, ләкин бераздан кабат әйләнеп килә. Ул фатирга кермәкче була. Куркып калган кыз исә полиция чакырта.

56 яшьлек ир-атка карата җинаять эше ачылган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьск шәһәре буенча идарәсе тикшерүчеләр җинаять эше ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100