Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Мин аны бик сагындым”: 12 ел элек югалган егетне абыйсы тапкан

“Мин аны бик сагындым”: 12 ел элек югалган егетне абыйсы тапкан

news_top_970_100
“Мин аны бик сагындым”: 12 ел элек югалган егетне абыйсы тапкан
Май аенда Красноярск өлкәсендәге Козуль психоневрология интернатыннан Максим Пронькин исемле ир-ат чыгып китеп югала. Югалган кешеләрне эзли торган оешма аның турында хәбәр тарата. Егетне тиз арада табалар, ә тарих көтелмәгән борылыш ала. Бу турыда “КП-Красноярск” хәбәр итте.

Сергей Пронькинның улы социаль челтәрләрдә бу фотоны күреп ала һәм әтисенә әйтә. Сергей исә менә инде 12 ел дәвамында бертуганы Максимны эзли һәм таба алмый. 

«Миңа улым шалтыратты. "Әти, бу синең энең түгелме? Теге, югалган? Менә бит, аның фамилиясе дә, яше дә туры килә", диде ул. Мин башта ышанмадым. Аннары челтәрдәге фотоны карадым. Шуны күргәч, аңлап алдым: Бу - Максим бит! Һичшиксез. Мин ничә еллар буена аның турында белми яшәдем. Бу көтелмәгән хәлдән шаккатып калдым", - дип сөйли Сергей Пронькин.

Абыйлы-энеле ике туган Богучанский районында Кежек авылында туа. Аларның аталары төрле, әниләре бер. Максимга 10 яшь булганда әниләре үлә. Малайның сәламәтлеге белән проблемалар була. Авылда башка туганнары булмагач, опека органнары аны балалар йортына алып китә. Ул вакытта Сергейга 25 яшь була, ул Красноярск шәһәрендә яши. Ләкин энесен үзенә алу мөмкинлеге булмый.

«Бу бит шундый җаваплылык. Минем үз гаиләм бар иде, улым туды, энемә исә аерым игътибар кирәк иде. Без гел аралашып тордык. 2001 елда ул миңа килеп бер ай кунак булды. Бу август иде, бик эссе булды, без паркларда, карусельләрдә йөрдек. Ул бик канәгать булып ките, бәхетле иде. Дөресен генә әйткәндә, миңа күршеләр белән җәнҗалларны көйләргә туры килгәләде. Максим ишегалдында торган велосипедларны рөхсәтсез алып, йөреп китә иде. Авылда бөтен нәрсә уртак булганга ияләшкән", - дип сөйли Сергей. 

18 яше тулгач, Максимны башка интернатка күчерәләр. Шуннан соң туганнарның арасы өзелә. Сергейга мәгълүмат бирмиләр, шулай итеп алар югалыша.

“Мин шалтыраттым, сорадым, эзләдем. “Ник берни әйтмисез, ул үлдеме әллә”, дип ялвардым. Тик миңа җавап бирмәделәр. Ахырда милиция белән янагач, мин шалтыратудан туктадым”, - дип сөйли Сергей.

Хәзер ачыкланганча, 18 яше тулгач Максимны махсус интернатка күчерәләр. Биредә аның турында яхшы, позитив дип әйтәләр. Тик 2019 елның маенда ул иптәшләре белән интернаттан чыгып китә һәм 3 көн кайтмый йөри. Шул чакта аларны эзләү турында хәбәр тарала. Бәхеткә, аны Максимның туганнары күреп ала.

Хәзер Сергейга 45 яшь, ул Богучанда яши. Район хастаханәсендә слесарь булып эшли. Аның зур кызы һәм улы бар, тиздән оныгы туачак.

“Мин аны бик сагындым. Сентябрьдә отпуск алам, янына барам. Хәзер аңа 30 яшь инде, нинди бүләк ясармын икән. Рөхсәт итсәләр, энемне кунакка алып кайтам”, - ди Сергей.

Журналистлар Максим белән элемтәгә чыга. Ул бәхетле булуын сөйли. “Абый табылды, мин бик шат. Ул миңа шалтыратты инде. Киләм диде. Ул үзгәреп беткәндер инде. Сакалы, мыегы бардыр. Мин аны хәтерлим, ул гел елмая иде. Ул килгәч, кочаклашырбыз, аннары сөйләшеп утырырбыз”, - дигән Максим. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100