Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Миләүшә Сафинаның әтисе үлгән

Миләүшә Сафинаның әтисе үлгән

news_top_970_100
Миләүшә Сафинаның әтисе үлгән
Җырчы Миләүшә Сафинаның әтисе Рөстәм вафат булган. Бу хакта җырчы үзенең Инстаграмында хәбәр итте.

"Минем Әтием... Бик күп сүзләр язасым килә аның турында... Еларлык та хәлем юк... Әтием "ӘТИ" сүзенә чын мәгънәсендә лаеклы иде. Әни белән икесе 30 ел кулга кул тотышып, балалар хакына дип яшәделәр. Дөрес тәрбия бирә белде, ул миңа ышанды, горурланып яшәде минем белән. Минем иң зур фанатым Әтием булды.

Минем җырлар тупланган дискны машасында үзе генә түгел, башкаларга да мактый-мактый тыңлата иде. Бергә иҗат иткән җырларыбыз байтак. 

Әтием шәхес иде! Гел үз фикере булды, системага ияреп, "по течению" гына яшәү - бу аның турында түгел. Башы гел яңа идеялар белән тулы иде, бик күп шигырьләр иҗат итте, хикәяләр дә язды. Спектакльләрдә уйнады. Йөрәге тыңгысыз булды. Минем Әтием бу дөньяны яхшыртырга омтылды, чөнки үзе якты җанлы, нечкә күңелле, зур йөрәкле кеше булды. 

Мәрьямебез авыру тугач, әтигә инсульт булды, ике елдан соң кабатланды. Ләкин шуңа да карамастан, Әти гел эш өстендә булды. Ял итә белмәде... Шул харап итте дә инде... Әтием минем бәхетле булуымны бик теләде...Ә мин бәхетле идем, чөнки мин шушы искиткеч кешенең кызы һәм авыз тутырып "ӘТИ" дип дәшү мөмкинчелеге өчен РӘХМӘТ СИҢА, ӘТИЕМ!!!

Тыныч йокла, кадерле кешем минем..." - дип язган Миләүшә Сафина.


"Урыны оҗмах түрләрендә булсын Әтиегезнең".
Әти-әниләрне зурлап, олылап озату - без балаларның төп бурычы. Нык булырга кирәк, сабырлык телим", - дип язган укучылар.



Посмотреть эту публикацию в Instagram

Минем Әтием... Бик күп сүзләр язасым килә аның турында... Еларлык та хәлем юк... Әтием "ӘТИ" сүзенә чын мәгънәсендә лаеклы иде. Әни белән икесе 30 ел кулга кул тотышып, балалар хакына дип яшәделәр. Дөрес тәрбия бирә белде, ул миңа ышанды, горурланып яшәде минем белән. Минем иң зур фанатым Әтием булды) Минем җырлар тупланган дискны машасында үзе генә түгел, башкаларга да мактый-мактый тыңлата иде. Бергә иҗат иткән җырларыбыз байтак. Әтием шәхес иде! Гел үз фикере булды, системага ияреп, "по течению" гына яшәү - бу аның турында түгел. Башы гел яңа идеялар белән тулы иде, бик күп шигырьләр иҗат итте, хикәяләр дә язды. Спектакльләрдә уйнады. Йөрәге тыңгысыз булды. Минем Әтием бу дөньяны яхшыртырга омтылды, чөнки үзе якты җанлы, нечкә күңелле, зур йөрәкле кеше булды. Мәрьямебез авыру тугач әтигә инсульт булды, ике елдан соң кабатланды. Ләкин шуңа да карамастан, Әти гел эш өстендә булды. Ял итә белмәде... Шул харап итте дә инде... Әтием минем бәхетле булуымны бик теләде...Ә мин бәхетле идем, чөнки мин шушы искиткеч кешенең кызы һәм авыз тутырып "ӘТИ" дип дәшү момкинчелеге өчен РӘХМӘТ СИҢА, ӘТИЕМ!!! Тыныч йокла, кадерле кешем минем...

Публикация от Миляуша Сафина (@milya__safina)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100