Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Микроавтобус ике йөк машинасына бәрелгәннән соң, җиде кеше үлгән

Микроавтобус ике йөк машинасына бәрелгәннән соң, җиде кеше үлгән

news_top_970_100
Микроавтобус ике йөк машинасына бәрелгәннән соң, җиде кеше үлгән
Забайкальеда юл һәлакәтендә җиде кеше үлгән, тагын ике кеше имгәнгән. Агинский районында микроавтобус белән булган авариянең сәбәпләрен тикшерүчеләр ачыклый. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Забайкалье өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерүчеләр белешмәсе буенча, 14 ноябрьдә өч машина, шул исәптән Hyundai микроавтобусы бәрелешә. Шуннан соң җиде кеше үлә.

"Россия Тикшерү комитетының Забайкалье өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе Юрий Русанов тикшерү билгеләде. "Иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәтләр күрсәтү" маддәсе буенча тикшерү бара", диелә хәбәрдә.


Башлангыч мәгълүмат буенча, микроавтобус йөртүчесенең пассажирлар ташу өчен документлары бар. Ул кешеләрне Ясногорскидан Читага таба алып барган.

Авария "Чита-Забайкальск" трассасында, Агинский бистәсеннән 60 км ераклыкта була. Жипшохи елгасы аша күпердә туктап торган йөк машинасына микроавтобус килеп бәрелә. Аннары микроавтобус каршы як полосага чыгып китә һәм каршыга килә торган ЗИЛга бәрелә. 


 
 
Shacman йөк машинасы ватык була, ул туктап торган вакытта авария билгесе дә чыгарып куя. Шулай ук аның аварияле утлары да янып тора.
Һәлак булучылар барысы да микроавтобуста була. Алты пассажир һәм машина йөртүче үзе урында ук үлә. Бу турыда Забайкалье өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100