Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Матурлык салонына килгән кызның борынын сындырганнар

Матурлык салонына килгән кызның борынын сындырганнар

news_top_970_100
Матурлык салонына килгән кызның борынын сындырганнар
Мәскәүдә косметология клиникасына килгән Валентина С. исемле кызны кыйнап, борынын сындырганнар. Валентина препаратларның документларын сораган булган. Косметологның шуңа ачуы чыккан. Кызның баш мие дә селкенгән. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

Валентина иреннәренең ассиметриясен бетерергә тели. Процедура башланыр алдыннан, ул ампулада маркировка булмавын күреп ала. Табиб кызга шул препаратны кадамакчы була. Препарат ялган түгелме икән дип шикләнгән кыз, косметологка туктап торырга һәм документларны күрсәтергә сорый.

"Косметолог кыз миңа "тор да, бар кит моннан", дип әйтте. Мин видео төшерә башладым. Табиб яныма килде һәм телефонымны тартып алды. Шуннан соң минем башыма ни беләндер суктылар. Бу минем телефоным булгандыр дип уйлыйм", - дип сөйли Валентина.

Кызга һөҗүм иткән табиб Олеся С. исемле табиб була. Интернеттагы белешмә буенча, ул Сеченов исемендәге медуниверситетны тәмамлаган. 2009 елда квалификацияне арттыру курсларында укыган. Ул контурлы пластика, мезотерапия, керфекләр үстерү өчен укыган. Җәнҗалдан соң, Олеся социаль челтәрдәге сәхифәсен япкан. Ләкин аның клиентлары ачыктан-ачык сөйли башлаган.

"Минем иренемне гарипләндерделәр, өске иренгә тулы бер шприц кададылар, ул салынып төште. Мин алар турында пост язасы идем, аннары кире уйладым. Алар клиниканың исемен гел үзгәртеп тора. Канәгатьсез клиентлар талашырга дип еш киләдер, мөгаен", - дип язган бер клиент кыз. 



Хәзер әлеге клиникага процедурага язылып булмый ,аларның телефоны җавап бирми. Ә клиника урнашкан адрес буенча бернинди элмә такта да юк. Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, хезмәткәрләр башка урынга күченгән. Әйберләрен һәм җиһазларын караңгы төндә ташыганнар. Салон хәзер кайда урнашканы билгесез.

Валентина С. полициягә мөрәҗәгать иткән, адвокат яллаган. Кимендә атна азагына кадәр ул хастаханәдә булачак. Аннан чыккач, кызга косметологка мөрәҗәгать итәсе була. Хәзер Валентинага битендәге җөйне төзәтергә кирәк, диелә әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100