Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Матч беткәч, яшь хоккейчылар сугышкан - видео

Әлеге вакыйга судьялар бригадасы хатасы аркасында килеп чыккан.

news_top_970_100
Матч беткәч, яшь хоккейчылар сугышкан - видео

Башкортстанның «Салават Юлаев» командасының яшь хоккейчылары арасындагы иптәшләрчә матч күмәк сугыш белән тәмамланган. Бу турыда «Башинформ» агентлыгы хәбәр итте.

Стәрлетамак шәһәрендәге бозда Уфадан килгән һәм Стәрлетамакта шөгыльләнүче уенчылардан торган ике команда очрашкан. Уен беткәч, алар күмәкләп сугышкан. Вакыйга турында видео «Вконтакте» челтәрендә Mash каналында чыкты. Кадрлардан күренгәнчә, күмәкләп сугыша башлаган яшь хоккейчыларны судьялар һәм тренерлар тынычландырырга тырышкан.  Ләкин бераздан бозга хоккейчыларның әти-әниләре дә чыккан һәм күмәк сугыш дәвам иткән.

«Башинформ» агентлыгына «Салават Юлаев» хоккей мәктәбе директоры Вячеслав Хаев сөйләгәнчә, әлеге вакыйга судьялар бригадасының хатасы аркасында килеп чыккан.

«Без вакыйганы җентекләп өйрәндек. Яшь хоккейчыларның, тренерларның гаебе барын таныйбыз. Тик матчтагы яшь судья квалификацияле булмаганга, шушы хәл килеп чыкты. Ул уен барышында берничә хата ясады. Уен беткәч тә, командаларны кул кысыштырып тормыйча гына, чишенергә алып китәргә кирәк иде», — дип сөйләгән Вячеслав Хаев.

Тренерлар вакыйганы өйрәнгән. Әти-әниләр һәм балалар белән җыелыш уздырганнар. Бәхеткә, травма алучылар юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100