Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Массаж ясаучы хатын муенын имгәткәч, сабый бала вафат булган

Массаж ясаучы хатын муенын имгәткәч, сабый бала вафат булган

news_top_970_100
Массаж ясаучы хатын муенын имгәткәч, сабый бала вафат булган
Түбән Новгород өлкәсе суды массаж ясаучы хатынны сабый баланың муенын имгәтүдә гаепле дип тапкан һәм шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән. Массаждан соң, сабый бала үлгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Түбән Новгород өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Невролог-табиб сабый балага массаж ясарга киңәш бирә. Шуннан соң баланың анасы массаж ясаучы хатынга мөрәҗәгать итә. 2018 елның 15 мартында ул сабый баласын 46 яшьлек хатынның өенә массажга алып бара. Массаж ясаган вакытта бу хатын баланың муенын берничә тапкыр кисәк кенә бора. Шул вакытта сабыйның умырткалары бик җитди имгәнә. 

"Массаж ясар алдыннан, бу хатын баланы диванга яткырган. Башта ул сабыйның аркасына массаж ясаган. Бала башын күтәрергә маташкач, аның башын ике тапкыр башта сулга, аннары уңга таба кисәк кенә борган. Шушы гамәлләре белән ул сабыйның умырткалыгының муен өлешендә арка миенә зыян китергән", диелгән Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Массаждан соң, сабыйның хәле кисәк кенә бик начарлана. Хастаханәгә китергәндә бала клиник үлем хәлендә була. Табиблар аңа ярдәм күрсәтергә тырыша, тик бала икенче көнне вафат була.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, массаж ясаучы хатынның махсус белеме булмый. Ул беркайчан да медицина эшчәнлеге белән дә шөгыльләнмәгән.

Массаж ясаучы хатынны “саксызлык аркасында үтерү” маддәсе буенча гаепле дип тапканнар һәм 1,5 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100