Машинада бикләп калдырылган бала янып үлгән

10 февраль 2019

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Фото: Вконтактедагы Калуга төркеме

Калугада машинада бикләп калдырылган бала янып үлгән. Фаҗиганең шаһитлары машинаны видеога төшереп алган.

Ир белән аның авырлы хатыны, алты яшьлек балаларын алып, хастаханәгә табибка күренергә килә. Ир белән хатын табибка кереп киткәндә улларын "Ауди" автомобилендә калдыра. Ул туңмасын өчен двигетальне эшләтеп калдыралар. 

Бу модельнең аккумуляторы утыргыч астында урнашкан. Кыска ялганыш чыгып, машина яна башлый. Янган машинаны күреп, кешеләр ярдәмгә ашыга һәм малайны машинадан чыгаралар. Аның кулы һәм бите пешкән була. Төтеннән агуланган баланың гомерен саклап кала алмыйлар. 

Баланың әтисен ике елга иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр. 


  Без Инстаграмда

Фикерләр








БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла