Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Машина йөртүче кыз йокыга киткән": Командировкадан кайтып килүче полиция хезмәткәрләре авариядә үлгән

"Машина йөртүче кыз йокыга киткән": Командировкадан кайтып килүче полиция хезмәткәрләре авариядә үлгән

news_top_970_100
"Машина йөртүче кыз йокыга киткән": Командировкадан кайтып килүче полиция хезмәткәрләре авариядә үлгән
28 июньдә Ульяновск өлкәсендә юл һәлакәтендә өч полиция хезмәткәре һәлак булган, хокук саклаучыларның тагын икесе имгәнгән. Бу турыда КТВ-Луч каналы хәбәр итте.

Фаҗига иртәнге дүртенче тирәсендә Ульяновск – Димитровград – Самара трассасында була. "Калина" машинасы идарәсен югалта һәм каршы як полосага чыга. Җиңел автомобиль юл кырыенда торган йөк машинасына бәрелә. Авария вакытында җиңел машинада биш полиция хезмәткәре утыра. Аларның командировкадан Самара өлкәсенә кайтып барулары булган. Бу кешеләрне өчесе урында ук җан бирә, тагын икесен хастаханәгә озаталар.

Полициядә хәбәр иткәнчә, авариядә Самара өлкәсенең полиция хезмәткәрләре - полиция өлкән прапорщигы Валентина Кибякова, полиция кече сержанты Татьяна Кветкина һәч эчке хезмәтләрнең кече сержанты Илья Глушаков үлгән.

Авариянең беренчел сәбәпләре Тикшерү комитеты атаган. "Калина" машинасы белән хатын-кыз идарә итә. Ул юлда барышлый йоклап китә. Шулай итеп җиңел машина каршы як полосага чыга.

Төбәк буенча Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.

"Россия Эчке эшләр министрлыгының Самара өлкәсе Баш идарәсе һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Идел буе округы буенча матди-техник тәэминат идарәсе җитәкчелеге мәрхүмнәрнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Алар турында истәлек мәңгегә безнең күңелләрдә сакланыр", - диелә Эчке эшләр министрлыгының төбәк буенча идарәсе сайтында.

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәлак булуы турында Ульяновск өлкәсе губернаторының матбугат сәркатибе Тимофей Гончарук Фейсбукта язган. Бу турыда "Интерфакс" агентлыгы хәбәр итте.

"Башлангыч мәгълүматлар буенча, хокук саклау органнарында эшләүче биш хезмәткәр Түбән Новгородта командировкада булган. Алар Самарага кайтып барган. Имгәнгән кешеләрнең берсен Ульяновск хастаханәсенә озатканнар", - дип язган ул.

Авария Новомалыклинский районының Елховый Куст авылы янында булган. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының Ульяновск өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте. Ведомство сайтында авариянең фотолары да урнаштырылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100