Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Машина капланган вакытта кеше үзен ничек тота: Татарстандагы авария мизгелен салон эчендәге регистратор төшергән

Юллар чатында ике машина бәрелеп, берсе түбәсенә капланган. Бу машина эчендә видеорегистратор эшләп торган.

news_top_970_100
Машина капланган вакытта кеше үзен ничек тота: Татарстандагы авария мизгелен салон эчендәге регистратор төшергән
Түбән Каманың Шинниклар һәм Вахитов урамнары чатында 20 сентябрьдә "Тойота" һәм "Лада Гранта" бәрелешкән. Бәрелгән мизгелдә машина салоны эчендә төшерелгән видеоны НТР каналы күрсәтте.

"Лада" эчендәге видеорегистратор төшергән кадрларда йортларның асты өскә килә. Машина йөртүче башын тотып сакланмакчы була. Саклык мендәрләре атылып чыга. Нәкъ кинодагы кебек!


Бәрелгәч, "Лада" түбәсенә капланган.  Аның 30 яшьлек йөртүчесенең баш мие селкенгән. Бу ир-атны хастаханәгә озатканнар. "Лада" машинасындагы пассажир - йөртүченең 19 яшьлек энесе сыдырылып, бәрелеп котылган, диелгән әлеге хәбәрдә.

"Тойота" йөртүче "Лада" бик тиз барган дип исәпли. Шуңа күрә ул тормозга басып өлгермәгән. Социаль челтәрләрдә иномарка хуҗасы гаепли дип әйтәләр. Авария ничек килеп чыкканын полиция ачыклаячак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100