Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Магнитогорскида маршруткада шартлау булган: өч кеше һәлак

Магнитогорскида маршруткада шартлау булган: өч кеше һәлак

news_top_970_100
Магнитогорскида маршруткада шартлау булган: өч кеше һәлак

Магнитогорскиның Карл Маркс һәм Правда урамнары чатында маршруткада шартлау булган. 

News.ru сайты язуынча, автобуста шартлау тавышы ишетелә, аннары ул яна башлый. Автобуста газ шартлаган дип фаразлана. Шартлау вакытында өч кеше үлгән.

Шартлаганнан соң автобуска ут капкан. Фаҗига булган урынны полиция әйләндереп алган, дип хәбәр итә РЕН каналы.

Магнитогорскида торак йортта да шартлау Карл Маркс урамындагы йортта булган иде. 

74.ru каналы язуынча, шаһитлар маршрутканың йөртүчесе һәм ике пассажир һәлак булуын әйткән. "Маршрутка янында йөртүченең мәете ята иде" дигән Данил исемле кеше. 

Эчке эшләр министрлыгы вәкиле шартлауның газ баллоны төзек булмау нәтиҗәсендә булуын әйткән. 74.ru сайты язуынча, маршруткадагы террорчыларны тоткарламакчы булганнар, маршруткага атканнар. Шул вакытта шартлау булган. 

Znak.com сайты язуынча, торак йортта шартлау һәм микроавтобустагы шартлау да бәйле булырга мөмкин. Карл Маркс урамындагы йорттагы фатирны Үзәк Азия илләреннән килгән кешеләр арендага алган булган. Сайт язуынча, фатирда шартлаткыч матдә - гексоген табылган. Имеш, бу кешеләр сәүдә йортында теракт оештырмакчы булган. Шушы террор актын оештыруда гаепле дип шикләнелгән террорчылар микроавтобуста утырып барган булган. Сайт язуынча, өч террорчы үтерелгән, дүртенчесе качып котылган. Бу мәгълүмат рәсми түгел.

"Незыгарь" телеграм каналы язуынча, Магнитогорскига керү-чыгу юллары табык. Nation News сайты язуынча, автобуста шартлау булмаган. Шартлау тавышы - шин шартлаганнан чыккан тавыш,дип яза сайт. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100