Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Магнитогорскида хәрабәләр астыннан чыгарылган 11 айлык баланың хәзер хәле ничек?

Магнитогорскида хәрабәләр астыннан чыгарылган 11 айлык баланың хәзер хәле ничек?

news_top_970_100
Магнитогорскида хәрабәләр астыннан чыгарылган 11 айлык баланың хәзер хәле ничек?
Магнитогорскида 31 декабрь көнне шартлап ишелгән йорт хәрабәләре астыннан исән килеш чыгарылган 11 айлык Ваня Фокинны кичә реанимациядән гади палатага чыгарганнар, дип сөйләгән журналистларга Россия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова.


Магнитогорскидагы гадәттән тыш хәл нәтиҗәсендә Ваня Фокинның башы җәрәхәтләнгән, берничә җире сынган, аяклары һәм куллары нык өшегән, бөеренә суык тигән иде. Бала 30 сәгать хәрабәләр астында яткан булган. Аны ашыгыч рәвештә санавиация белән Мәскәүнең әйдәп баручы клиникасына алып киттеләр, бу җәһәттән Сбербанк башлыгы Герман Греф үз очкычын биреп торды.

Дәвалау нәтиҗәсендә баланың баш мие һәм бөер функциясе рәтләнде, диелә хәбәрдә. "Сабый инде палатада, реанимациядә түгел. Балага да, аның белән яткан әнисенә дә уңайлы шартлар тудырылган", - дигән министр.

Балага операция кирәк булмаячак. Хәтерләсәгез, табиблар Ваняның өшегән аягын саклап калу өчен тырыштылар. "Аягы исән калган, операция кирәкми. Табиблар баланы аякка бастырырга киңәш иткәннәр, шуңа Ваняны караватында басып тора", - дигән Скворцова. 

Баланың кәефе дә яхшырган. "Хәзер инде ул бөтенләй икенче төрле - елмая, сөйләшкән була, беренче сүзләрен әйтә, әнисен күрсә бик шатлана, уенчыклар белән кызыксына", - дип өстәгән Скворцова.

Февраль азагына кадәр Ваняны хастаханәдән чыгарырга мөмкиннәр икән. "Хәзер әле берни дә әйтеп булмый, әмма сабыйга бер яше тулуга аны чыгарып, амбулатория шартларына күчереп булыр дип уйлыйбыз", - дигән министр. 

Баланың гаиләсе исән. Фаҗига булган көнне әтиләре эштә булган. Әнисе белән абыйсы диванда йоклаган, ә Ваня караватта булган. Шартлау булгач, әни белән бала йоклаган диван аска төшеп киткән, алар, уянып, үзләре чыга алганнар. Ә Ваняны караваты һәм җылы киенгән булуы саклап калган. Аны 30 сәгатьтән коткаручылар табып алды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100