Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Магнитогорскида ишелгән йорт хәрабәләреннән табылган 11 айлык баланың өшегән аягын табиблар саклап кала алган

Магнитогорскида ишелгән йорт хәрабәләреннән табылган 11 айлык баланың өшегән аягын табиблар саклап кала алган

news_top_970_100
Магнитогорскида ишелгән йорт хәрабәләреннән табылган 11 айлык баланың өшегән аягын табиблар саклап кала алган
Магнитогорскида газ шартлау аркасында ишелгән йорт җимерекләре астыннан табылган 11 айлык Ваня Фокин Мәскәү клиникасында дәвалануын дәвам итә. Бүген табиблар яхшы хәбәр җиткергән - баланың өшегән аягын саклап калып булачак!

"Сабыйның аягы бик нык өшегән булса да, аны саклап кала алдык, дип әйтергә була", - диелгән РФ сәламәтлек саклау министрлыгы тараткан хәбәрдә.

  • Ваня Фокин хәрабәләр астыннан фаҗига узгач 30 сәгатьтән соң табылган иде. Аны шундук Мәскәүгә клиникага җибәрделәр. Ваняның әнисе дә, әтисе дә, абыйсы да исән. Фаҗига булган көнне Фокиннарның әтиләре эштә булган. Әнисе Ольга олы баласы белән диванда йоклаган, ә Ваня балалар караватында яткан. Шартлаудан соң Ольга белән бала яткан диван аска төшеп киткән, ә Ваня үз караватында хәрабәләрдә өстәрәк калган. Ольга баласы белән хәрабәләрдән чыга алган, ә Ваняны коткаручылар табып алган. Сабыйның башы имгәнгән, бөеренә зыян килгән, аягы бик нык өшегән иде. Баш җәрәхәтләре гомеренә куркыныч тудырмый, бөере дәваланган, тик менә өшегән аягын саклап калып булырмы, дигән иде табиблар. Бүген бу мәсьәлә дә хәл ителгән. Шулай итеп, бала терелеп бетәчәк дигән өмет бар. 
Баланы хәрабәләр астыннан чыгарган коткаручы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле Петр Гриценко Ваняны коткаруы турында сөйләгән: "Иң көчле ирләр дә Ваняның ныклыгына көнләшерлек", - дигән ул.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100