Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

М5 трассасында микроавтобус белән җиңел машина бәрелешеп, алты кеше һәлак булган

М5 трассасында микроавтобус белән җиңел машина бәрелешеп, алты кеше һәлак булган

news_top_970_100
М5 трассасында микроавтобус белән җиңел машина бәрелешеп, алты кеше һәлак булган
Рязань өлкәсенең Сасов районында юл һәлакәтендә алты кеше үлгән, җиде кеше имгәнгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте. 

6 августта иртәнге якта М5 трассасында Mercedes микроавтобусы һәм Toyota Land Cruiser Prado машинасы бәрелешә. Фаҗига Пичиряево дигән торак пункт тирәсендә була. 

 
Башлангыч мәгълүмат буенча, микроавтобуста 11 кеше, иномаркада тагын ике кеше була. Авариянең сәбәпләре ачыклана, диелә бу хәбәрдә.

РИА Новости агентлыгы катастрофалар медицинасы вәкиленә сылтама белән хәбәр иткәнчә, имгәнгән биш кешене бер район хастаханәсенә, икесен - башка район хастаханәсенә илткәннәр. 

"Җиде кеше имгәнде, шуларның берсе 13 яшьлек бала. Икесен бер район хастаханәсенә илттеләр, шунда операция ясадылар, аларның хәле уртача катлаулылыкта", - дип сөйләгән агентлык әңгәмәдәше. Имгәнгән кешеләрнең калганнарының хәле турында әлегә мәгълүмат юк, дигән ул. 



Рязань өлкәсе буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, авариядә Мercedes-Benz Vitо микроавтобусын йөртүче 30 яшьлек ир-ат гаепле. Мәскәүдән Чиләбегә таба хәрәкәт итүче микроавтобус каршы як полосага чыккан һәм 58 яшьлек ир-ат идарә иткән Toyota Land Cruiser белән бәрелешкән. Полиция мәгълүматы буенча, микроавтобуста 12 кеше булган. 


“Микроавтобустагы биш пассажир, алар арасында бер бала һәлак булган. Микроавтобустагы тагын алты пассажир, шул исәптән бер бала имгәнгән”, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100