Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мөслимдә "Жигули" койма өстенә менгән: пассажир кыз авыр хәлдә - фото

Кичке сәгать җидедә Мөслимнең Кооператив урамында юл-транспорт һәлакәте булды. 14 нче модельле "Жигули"дагы кыз, руль белән идарәне югалта, машина газ торбаларына һәм капкага бәрелә.

news_top_970_100
Мөслимдә "Жигули" койма өстенә менгән: пассажир кыз авыр хәлдә - фото

"Татар-информ" чыганаклары буенча, бу кыз машинаны өч атна элек кенә алган булган, машина йөртү тәҗрибәсе юк дәрәҗәсендә. Ул алдагы машинаны узып китмәкче булып, каршы як полосасына чыккан булган. Идарәне югалтып, ике чатлы багана арасыннан кереп китеп, газ баганасына бәрелә һәм коймага эленеп кала. Автомобильдәге пассажир - рульдәге кызның иптәш кызы авыр хәлдә хастаханәгә китерелгән.


"Татар-информ" чыганагы әйтүенчә, автомобиль рулендә булган бу кыз авария булган урынны ташлап качкан, аннары авария булган урынга кире килгән. Машинаны эвакуатор белән алып киткәннәр.













Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100