Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мәскәү-Сити" манаралары арасында 300 метр биеклектәге канаттан баручы кеше егылган - видео

"Мәскәү-Сити" манаралары арасында 300 метр биеклектәге канаттан баручы кеше егылган - видео

news_top_970_100
"Мәскәү-Сити" манаралары арасында 300 метр биеклектәге канаттан баручы кеше егылган - видео
Канатта йөрүче экстремаллар Россия башкаласындагы "Мәскәү-Сити" манаралары арасында 300 метр биеклектә канат тарттырган. Алар Мәскәүдә шәһәр көнендә дөнья рекорды куймакчы булган. Канатны 300 метр биеклектә беркеткәннәр. Бу урыннан кадрларны РЕН ТВ каналы күрсәтте. 

Канатта йөрүче кешене шаһитлар видеога төшереп торган. Бер мизгелдә бу кеше егылып төшкән. Бәхеткә, аның иминият тросы эләктерелгән булган. Шулай итеп ир-ат 300 метр биеклектә махсус бауга эленеп калган.



Россия, Германия, Франция һәм Канададан килгән канатта йөрүчеләр кабат дөнья рекорды куеп карарга җыена. Алар 350 метр биеклектәге канаттан барып караячак. Рекорд рәсми рәвештә теркәләчәк. Хәзерге вакытта экстремаллар тренировкалар уздыра, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100