Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәү өлкәсендәге бер авылда 9 яшьлек балага бүре һөҗүм иткән

Мәскәү өлкәсендәге бер авылда 9 яшьлек балага бүре һөҗүм иткән

news_top_970_100
Мәскәү өлкәсендәге бер авылда 9 яшьлек балага бүре һөҗүм иткән
Мәскәү өлкәсенең Воскресенский районындагы Хорлово бистәсендә 9 яшьлек малайга бүре ташланган. Хәзер башка ата-аналар балаларын урамга чыгарырга да курка. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Марина Вербинская исемле хатын 9 яшьлек малаена бүре һөҗүм итүе турында үзе сөйләгән. Аның улы иптәше белән урамда йөргән. Шул чакта баланың аягын бүре тешләгән. Баланы узып баручы кеше коткарып калган.

"Мондый хәл күргән юк иде. Алар дусты белән урамда йөри иде. Шул чакта балаларга бүрегә охшаган хайван һөҗүм иткән. Балаларга ярдәм иткән ир-ат сүзләренчә, бу хайван чыннан да бүре булган", - дип сөйли имгәнгән баланың анасы. 

 
 
Баланы хастаханәгә озатканнар. Биредә аңа табиблар ярдәм иткән, тиешле уколларны ясаганнар. Әлеге вакыйгага бер атна узган. Биредә яшәүчеләр бу бүрене әле дә очрата икән.

"Кешеләр куркып тора. Минем балага һөҗүм иткән көнне Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бу бүрене аткан дигән хәбәр чыккан иде. Ләкин чынлыкта бу алай түгел. Аны әле дә күрүчеләр бар", - ди бу хатын.

Хорлово халкы сүзләренчә, бүренең хуҗасы хайванның үзендә яшәвен кире кага. Кешеләр исә бу ир-атның берничә куркыныч җәнлеге бар дип саный.

"Көн саен улаган тавыш ишетәбез. Без кеше өстеннән гайбәт сөйләмибез. Безнең дөресен беләсебез килә. Чыннан да, бу кыргый хайван бит. Нидер эшләргә кирәк. Бу куркынычны бетерергә кирәк бит. Биредә балалар күп. Без хуҗа белән сөйләшеп карадык - ул барын да кире кага", - дип сөйли биредә яшәүче бер хатын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100