Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә юл уртасында ут капкан "Лада" машинасы шартлаган

Мәскәүдә юл уртасында ут капкан "Лада" машинасы шартлаган

news_top_970_100
Мәскәүдә юл уртасында ут капкан "Лада" машинасы шартлаган
23 июньдә Мәскәү автомобиль хәрәкәте боҗрасы (МКАД) юлында "Лада" машинасы шартлаган. Видеокүзәтү камераларына эләккән мизгел кадрларын "Москва 24" телеканалы күрсәтте. 



Боҗраның 32нче километрында эчке якта уртадагы рәттән бара торган машинага ут каба. Яна торган машина янына янгын сүндерүчеләр килә. Шул чакта шартлау була. Шартлау дулкыны янгын сүндерүчеләрне аяктан ега. Бары тик махсус костюм кигәнгә күрә генә, бу кешеләр имгәнми, диелә бу хәбәрдә.

Әлеге хәлдән соң боҗра юлының әлеге участогында хәрәкәт тулысынча туктала. Бары тик янгынны сүндергәч кенә юлны ачалар. Кичке тугызлары тирәсендә әлеге юлда хәрәкәт тулысынча нормальләшә.

Шартлауны шаһитлар да видеога төшереп ала. Әлеге кадрларда машинаның өлешләре юл буйлап чәчелгәне күренә. Алар юлның каршы ягына кадәр барып төшкән. 


Янгын килеп чыгу сәбәбе, имгәнүчеләр турында хәбәр ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100