Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә сигез кешенең гомерен өзгән янгынның сәбәбе билгеле булды

Мәскәүдә сигез кешенең гомерен өзгән янгынның сәбәбе билгеле булды

news_top_970_100
Мәскәүдә сигез кешенең гомерен өзгән янгынның сәбәбе билгеле булды
Мәскәү үзәгендәге Никитский бульварда урнашкан йортта янгын чыгып, кешеләрнең гомерен өзде. Инде ике тәүлек дәвамында фаҗига булган урында тикшерүчеләр эшли, коткаручылар янгыннан калган хәрәбәләрне актара. Моңа кадәр һәлак булучылар сигез кеше дип әйтеп килделәр, бүген исә хәрәбәләр арасыннан күмергә әйләнгән тагын бер мәет табылган дигән хәбәр булды, әмма соңгы хәбәр расланмады. Коткаручылар бер төргәк киемне кеше дип уйлап ялгышканнар. Бу хакта РИА Новости хәбәр итте.

Бу йортны "йолдызлы йорт" дип атап йөрткәннәр, чөнки биредә билгеле кешеләр күп яшәгән - киноактриса Ингеборга Дапкунайте, рәссам Никас Сафронов, җырчы Любовь Казарновская һәм башкалар.

Бу иске йорт, төзелгәненә 105 ел. Ул мәдәни объектлар исемлегенә кертелгән.

Йорт корылмаларының күпчелеге агачтан эшләнгән булган. Шуның аркасында бер фатирда чыккан янгын башка катларга бик тиз менгән. Бишенче һәм алтынчы катка әле дә ишелү куркынычы яный, ди тикшерүчеләр. Хәзерге вакытта янгын факты буенча җинаять эше кузгатылган.


Янгын йорттагы 44нче фатирда чыккан. Бу фатирда дирижер Юрий Башметның кызы Ксения яшәгән. Ксения өендә бәйрәм оештырган, шул вакытта нәрсәдер яна башлаган. Ксения үзе һәм кунаклары фатирдан чыгып өлгергән, ә өстәге катта яшәүче күршеләре - Галия Шәкүрова, аның ике баласы һәм әнисе - төтенгә тончыгып аңнарын җуйган, соңыннан, янгын агач корылмаларны камап алгач, өстәге фатир янгын өстенә ишелеп төшкән. 

Тикшерүчеләр Ксениядән сорау ала. Юрий Башмет концертларын кичектергән. Журналистлар музыкантның бик кайгыруы турында яза. "Аны кулыннан тотып кына йөртәләр, ул килеп чыккан хәл өчен нык кайгыра", - дип тасвирлый Башметның хәлен "Вести" журналисты. 

Янгын 1,5 мең квадрат метрны камап алган. Бишенче һәм алтынчы каттагы фатирлар янып беткән. 

Янгын төн уртасында чыккан. Йорттан кешеләр документларын һәм әйберләрен дә алмыйча йөгереп чыкты, дип тасвирлый шаһитлар. 

"Мин өйдә идем, төтен исен сиздем - минем күршеләрем өстендәге фатир яна башлады. Мин чыктым, ә анда ут!" - дип сөйләгән "Вести" каналына йортта яшәүчеләрнең берсе. 

Коткаручылар йорттан 40тан артык кешене чыгара алганнар, алар арасында сигез бала бар. Ике кешенең мәете фатирларында табылган. Тагын бер кеше подъезда җан биргән, тагын берсе хастаханәгә илткәндә үлгән. Дүрт мәет хәрәбәләр арасыннан табылган.


Ут нигә таралган?

Тикшерүчеләр янгынның шулай тиз таралуы сәбәбе дип планировканы законсыз үзгәртүне атый. Перепланировка күп еллар элек ясалган булган. Ул вакытта әле планировканы үзгәртү килештерелергә тиеш дигән канун гамәлдә түгел иде.

"Бу йортта бер фатир бер катны алып тора дип күз алдына китерергә кирәк, ә өске катларда ике-өч катлы фатирлар бар. 90нчы елларда кайберәүләр ике бүлмәле фатирларыннан бер бүлмәлене ясады, ул вакытта палнировканы үзгәртү өчен документлар кирәкми иде", - дип сөйләгән йортта яшәүчеләрнең берсе.

Хәзерге вакытта Мәскәүдә агач корылмалы йортларны янгын куркынычсызлыгына тикшерәләр.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100