Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә коега егылган сабыйны алып менү өчен икенче баланы төшергәннәр - видео

Мәскәүдә коега егылган сабыйны алып менү өчен икенче баланы төшергәннәр - видео

news_top_970_100
Мәскәүдә коега егылган сабыйны алып менү өчен икенче баланы төшергәннәр - видео
Мәскәүнең 850 еллыгы исемендәге паркта гаҗәеп вакыйга була. Ике яшьлек кыз бала тирән дренаж коесына төшеп китә. Кое торбасы бик нечкә булганга, анда олы кеше төшә алмый. Ике яшьлек кызны коткару өчен, бер малайны коега төшерәләр. Бу урыннан кадрларны "Вести" каналы күрсәтте. 
 

Ике яшьлек сабый төшеп киткән кое балалар уйный торган урыннан өч метр чамасы гына ераклыкта. Ул ачык булган. Хәзер бу урынны тасма белән чикләп куйганнар.

Кое капкачы бик кечкенә, аны күреп тә булмый. Шаһитлар сүзләренчә, бала бабасы белән уйнап йөри. Ул кое капкачына баса һәм аска төшеп китә. Бу хәлне Николай исемле ир-ат күреп тора. 

"Без бала белән йөри идек. Бабай кычкырган тавышны ишеттек. Урынга йөгереп бардык. Нәни кыз коега төшеп киткән. Ул кое төбендә үк иде. Тирәнлеге өч метр чамасыдыр", - дип сөйләгән Николай.

Бу коега олы кеше төшә алмый. "Без коега төшәргә риза булган бер малайны таптык. Якында булган ир-атлар ременьнәрен салып, бау ясадык. Шушы бауны малайның аягына бәйләдек тә, аны башы белән коега төшердек", - дигән ул.

Малайны акрын гына башы белән аска төшергәннәр. Аны берничә ир-ат саклап торган. Берничә минуттан сабый кызны кое төбеннән чыгарганнар, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100