Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә чүп-чар белән тулган фатирда 7 яшьлек инвалид бала үлгән

Мәскәүдә чүп-чар белән тулган фатирда 7 яшьлек инвалид бала үлгән

news_top_970_100
Мәскәүдә чүп-чар белән тулган фатирда 7 яшьлек инвалид бала үлгән

Мәскәүнең көньяк-көнчыгышындагы бер фатирда җиде яшьлек ир бала вафат булган. Ул аутизм белән авырган һәм балачактан инвалид булган. Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Бу турыда ТАСС агентлыгы хәбәр итте. 

Тикшерү версиясе буенча, 12 мартта иртәнге якта баланың әнисе ашыгыч ярдәм чакыра. Ул 7 яшьлек инвалид баласы авыруын хәбәр итә. Урынга килгән табиблар баланың үлемен раслый. Баланың йөрәге туктаган. Аны табиблар да коткара алмаган. Мәрхүмнең мәетендә көчләп үтерү билгеләре булмый.

ТАСС агентлыгының медицина хезмәтендәге чыганагы хәбәр иткәнчә, 7 яшьлек малайны әнисе дә, әбисе дә тәрбияләмәгән диярлек. Гаилә яши торган фатирда бик күп чүп-чар җыелган. Баланы урамга да сирәк кенә алып чыкканнар. 

Хокук саклау органнары баланың әнисен, әбисен, күршеләрен сораштырган. Малайның психоневрология диспансерында хисапта торуы билгеле. Аның атасы һәм анасы аерылышкан, баланың кем белән яшисен суд аша хәл иткән булганнар.

Әнисе сүзләренчә, бала махсус дәвалау курсы алган. Аны табиблар күзәтеп торган. Бу хатын авыру әнисен дә тәрбияләп торган, дип сөйләгән ТАСС агентлыгына Тикшерү комитеты вәкиле.

Тикшерү барышында баланың ничек дәваланганын, тәрбияләнгәнен ачыклаячаклар. Баланың ата-анасын, туганнарын, медицина хезмәткәрләрен, опека органы вәкилләрен сораштырачаклар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100