Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәскәүдә бәдрәф чистарта торган сыеклык шартлап, бер әби үлгән

Мәскәүдә бәдрәф чистарта торган сыеклык шартлап, бер әби үлгән

news_top_970_100
Мәскәүдә бәдрәф чистарта торган сыеклык шартлап, бер әби үлгән
Мәскәүнең Төньяк Бутово районында 75 яшьлек пенсионер хатын үлгән. Аның кулында бәдрәф чистарта торган көнкүреш химиясе салынган шешә шартлаган. Әби җитди имгәнгән һәм хастаханәдә вафат булган. Бу турыда "МК" хәбәр итте.

Мәрхүмә хатын Знаменские Садки урамында яшәгән. Аның үз кызы вафат булган, һәм бу әби өч оныгын тәрбияләгән. Аның ике оныгы үсеп җитеп, үзләре гаилә корган һәм башка урынга яшәргә күчкән. Әби янында тагын бер оныгы - кибеттә эшләүче хатын-кыз калган. Оныгы эштә вакытта, әби аның баласын бакчага илтеп, алып кайтып йөргән.

11 апрельдә әби өй җыештыра. Ул бәдрәф чистартмакчы була, көнкүреш химиясе булган сыеклык салырга җыена. Борып ачарга җыенганда, шешә кисәк кенә шартлый. Соңрак туганнары сөйләгәнчә, шешә җылыткыч батарея янында торып, җылынган булган. Ул шул сәбәпле шартлаган булуы ихтимал.

Түгелгән сыеклыкны җыештырганда, әбинең куллары, аяклары пешеп бетә, ул хлор парлары сулап агулана. Шуннан соң олы яшьтәге хатын-кыз оныгы каршында аңын югалта. Табиблар аңа "бик нык агулану" дип диагноз куя.

Имгәнгән әбине Склифосовский исемендәге хастаханәгә китерәләр. Ул өч көн реанимациядә ята. Табиблар аны аңына китерә. Ләкин ул тулысынча сәламәтләнә алмыйча, өч атнадан соң вафат була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100