Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мәрхүмнең туганнары шок хәлендә": Башкортстанда тагын бер каберне казып ачканнар

"Мәрхүмнең туганнары шок хәлендә": Башкортстанда тагын бер каберне казып ачканнар

news_top_970_100
"Мәрхүмнең туганнары шок хәлендә": Башкортстанда тагын бер каберне казып ачканнар
Башкортстанның Мөдәррис авылы янындагы зиратта бер каберне актарып ташлаганнар. Мәрхүмнең туганнары моны кем эшләгәнен аңлый алмый. Ә зират караучы кеше бу эш - планлаштырылган җинаять дип саный. Бу турыда "Башкортстан" телевидениесе хәбәр итте. 
Актарып ташланган каберне зиратта эшләүче Әдгам А. күргән. "Гомеремдә мондый хәл күргәнем юк иде", - ди ул. Аның фаразынча, җинаятьчеләр мәрхүмнең җәсәден казып алырга маташкан.

"Гадәттә, кабер 150 см тирәнлектә була. Бу кабер 140 см чамасы. Бәлки туганнары мәрхүмне күчереп күмгән булгандыр, кем белгән аны", - ди ул.

Зират караучы сүзләренчә, җинаять яхшылап уйланган. Ләкин алар мәеткә кадәр казып төшә алмаган, берәрсе килеп чыгып, куркыткандыр, бәлки.

"Зират караучы сүзләренчә, җинаятьчеләр төп капкадан кермәгән, алар кабер янында койманы кисеп кергәннәр. Монда әле металл кискәләре ята. Качып китәр өчен дә алдан әзерләгәннәр: агачларны, куакларны кисеп юл ясаганнар", диелә бу хәбәрдә.

Мөдәррис авылында яшәүче Әлфия С. да үз фикерен әйткән. "Чардуганны металлоломга алып китсәләр иде. Ә бит ул урында калган. Караклар түгелдер бу", - ди ул.

Мәрхүмнең туганнары әлеге вакыйга турында белгәч, бик борчылган, алар шок кичергән. Бу эш кемгә кирәк булганын башларына да китерә алмыйлар. Туганнары фикеренчә, башка җинаятьне яшерү өчен, аларның туганының каберен актарып ташлаган булулары ихтимал.

Мәрхүмнең абыйсы Рәфис Г. бу - криминал дип саный. "Башка берәр кешене күмеп куярга җыенганнар. Юл янында бит. Мин башка берни белмим", - ди ул.



Хәзер бу эшне полиция тикшерә.  "19 августта Уфа районында зират хезмәткәре полициягә шалтыратты. Ул бер каберне казыганнарын хәбәр итте. Урынга тикшерү-оператив төркеме барды. Тикшерү бара", - дип сөйләгән Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте вәкиле Александр Шутов.

Тикшерү процедуралары барса да, мәрхүмнең туганнарына каберне күмеп куярга рөхсәт иткәннәр. Аның җәсәденә зыян килмәгән.

Мәләвез шәһәре зиратында да бер каберне җимергәннәр. Бу турыда "Башкортстан" телеканалы 25 августта хәбәр итте. 

Әлеге кабергә 25 яшьлек кыз җирләнгән. Аның каберен казып ташлаганнар. Шуннан соң мәрхүмәнең әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән. Җинаять эше ачылган.

"Мәләвез шәһәре зиратында бер каберне казып ачканнар. Бу турыда 23 августта Мәләвез полициясенә хәбәр иттеләр. Мәрхүмнәрнең мәете, аларны җирләгән урыннарны мәсхәрәләү турында маддә буенча җинаять эше ачылды", - дип аңлатканнар "Башинформ" агентлыгына.

"Башинформ" агентлыгы бу урыннан фото урнаштырды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100