Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәрхүмә Юлия Началова комага китәр алдыннан WhatsApp аша кызына хәбәр җибәргән

Мәрхүмә Юлия Началова комага китәр алдыннан WhatsApp аша кызына хәбәр җибәргән

news_top_970_100
Мәрхүмә Юлия Началова комага китәр алдыннан WhatsApp аша кызына хәбәр җибәргән
16 мартта җырчы Юлия Началова 38 яшендә вафат булды. 21 мартта аны Мәскәүнең Троекуровский зиратына җирләделәр. Юлия үлгәнгә әле кырык көн дә юк. Аның туганнары һәм якыннары югалту хәсрәтеннән айнымаган да әле. Матбугат чаралары исә җырчының соңгы көннәре турында яңа мәгълүматлар чыгарып тора. Җырчы реанимациядә әйткән соңгы сүзләр турында Дни.ру сайты язды.

8 мартта Юлия Началованы Боткин хастаханәсенә китерәләр. Шушында табиблар берничә көн дәвамында җырчының гомерен саклап калу өчен көрәшә. Ләкин көн саен аның бер органы эшләүдән туктый. Башта үпкәсе шешә, аннары баш мие, аннары бөерләре эшләми башлый, диелгән бу хәбәрдә.

Комага китәр алдыннан,  җырчы  WhatsApp аша әти-әнисенә һәм кызына берничә тапкыр тавышлы хәбәр яздыра. Анда ул үзен ничек хис итүен, ни уйлаганын, ни теләгәнен сөйли. Артистның туганнары бу хәбәрләрнең төгәл эчтәлеген әйтми.

"WhatsApp сервисы аша җибәрелгән хәбәрләрнең эчтәлеген матбугат чараларына белдерергә җыенмыйбыз. Әле кырыгы да узмаган, Юляның җаны җирдә йөри әле", - дип сөйләгән Дни.ру сайтына мәрхүмә җырчының матбугат сәркатибе Анна Исаева.

"Әгәр хәбәрләр турында әйтергә уйласак, мөгаен Юлия турында нәфис фильмда сөйләрбез", - дип өстәгән ул.

Җырчының 12 яшьлек кызы Вера ятимә калды. Аның әтисе - футболчы Евгений Алдонин. Вера әтисе белән яшәми. Хәзер Юлиянең әтисе белән әнисе оныкларына опекунлык рәсмиләштерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100