Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәптә сакчы булып эшләүче ир-ат ун яшьлек кызны көчләгән

Мәктәптә сакчы булып эшләүче ир-ат ун яшьлек кызны көчләгән

news_top_970_100
Мәктәптә сакчы булып эшләүче ир-ат ун яшьлек кызны көчләгән

Ульяновск шәһәрендәге бер мәктәптә сакчы булып эшләүче ир-ат шушы мәктәптә укучы 10 яшьлек кыз баланы көчләгән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мәктәптә сакчы булып эшләүче ир-ат ун яшьлек кыз баланы алдап өенә алып кайта. Шунда 54 яшьлек кеше ун яшьлек баланы көчли. 

Тикшерү версиясе буенча, җинаятьтә шикләнелүче ир-ат 18 мартта көндезге икеләр тирәсендә мәктәп укучысын фатирына алып керә. Кызга карата сексуаль характердагы көчләү гамәлләре кыла, диелгән бу хәбәрдә.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат тоткарланган. Аңа карата җинаять эше ачылган. Ул моңа кадәр дә хөкем ителгән булган. Бу кеше наркотиклар белән шөгыльләнгән. Ульяновск буенча Тикшерү идарәсе бу кеше тагын шундый җинаятьләр кылган дип шикләнә. Бу турыда белүчеләрне полициягә шалтыратырга сорыйлар.

Хөкем ителгән ир-атны эшкә алган мәктәп администрациясе гамәлләренә дә тикшерүчеләр бәя бирәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100