Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәпкә чыгып киткән 12 яшьлек кыз мәетен урманда тапканнар

Баланы мәктәп янында яшәүче кеше үтергән дип шикләнәләр.

news_top_970_100
Мәктәпкә чыгып киткән 12 яшьлек кыз мәетен урманда тапканнар
12 сентябрьдә Карелиядәге Кемский районының Рабочеостровск бистәсендәге урманлыкта 12 яшьлек кыз бала мәетен тапканнар. "Кече яшьтәге баланы үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Бу турыда Карелия буенча Тикшерү комитеты идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Тикшерүчеләр бик тиз арада кыз баланы үтерүдә шикләнелүче кешене - 60 яшьлек пенсионерны тоткарлаганнар. Хәзерге вакытта тикшерү эшләре бара. Суд-медицина экспертизалары билгеләнгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Биредә яшәүче кешеләр социаль челтәрләдә язганча, кыз бала иртән мәктәпкә чыгып киткән. Ләкин ул уку йортына барып җитмәгән. Ул укулар беткәч, әнисенә шалтырата торган була, әмма ул көнне шалтыратмый. "Кич белән баланы урман янында үле килеш таптылар. Мәктәп тирәсендә яшәүче ир-атны кызны үтерүдә шикләнеп тоткарладылар. Кыз гаиләдә бердәнбер бала булган", дип яза "Столица на Онего" басмасы.

Пенсионер мәктәптән ерак түгел урында яшәгән. Ул кызны чәнчеп үтергән диелә. Ир элек хөкем ителмәгән. Аның ни сәбәпле мондый вәхшилек эшләгәне ачыклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100