Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәктәпкә баручы баланы машина бәрдергән һәм үзе белән утыртып алып киткән (видео)

Бала берничә метрга очып китеп, җиргә килеп төшкән мизгелләрне узып баручы машина регистраторы видеога төшереп торган.

news_top_970_100
Мәктәпкә баручы баланы машина бәрдергән һәм үзе белән утыртып алып киткән (видео)

Ростов өлкәсендә юл аша чыгып барган баланы машина бәрдергән. Шуннан соң машина йөртүче ир-ат баланы үзе белән алып киткән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

8 октябрьдә Каменск-Шахтинск шәһәрендәге бер мәктәп янында баланы машина таптаган. Узып баручы машина видеорегистраторы шул мизгелне төшереп алган.

Кадрлардан күренгәнчә, баланы мәктәпкә бер хатын-кыз китерә. Ул мәктәп укучысын юл аша чыга торган урынга кадәр озата һәм төртеп чыгарып җибәрә. Мәктәпкә керү өчен юл аша чыгарга кирәк була.

Юл аша чыга башлаган баланы машина бәрдерә. Малай берничә метрга очып китеп, җиргә килеп төшә. Шуннан соң ук машина туктый. Йөртүче кеше чыга һәм баланы кулларына күтәрә. Арткы яктан тагын бер  ир-ат килеп чыга. Бу ир-атлар икәүләшеп тапталган баланы һәм аны озата килгән хатын-кызны машинага утырталар. Машина юл һәлакәте урыннан тиз генә китеп тә бара.

Журналистлар полициягә мөрәҗәгать итеп, бу хәл турында сораштырган. ЮХИДИ хезмәткәрләре «мондый вакыйга турында хәбәр килмәде» дип җавап биргән. Мәктәп укучысы ни дәрәҗәдә имгәнгән — бу турыда хәбәр ителми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100