Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Мәетен ятьмәдән аралап алганнар": Ике иптәшен коткарган кыз үзе судан чыга алмаган

"Мәетен ятьмәдән аралап алганнар": Ике иптәшен коткарган кыз үзе судан чыга алмаган

news_top_970_100
"Мәетен ятьмәдән аралап алганнар": Ике иптәшен коткарган кыз үзе судан чыга алмаган
29 майда Воронеж өлкәсенең Репьевский районындагы Краснолипье авылында биш кыз бергәләп Сорванный дип аталган күлгә су коенырга бара. Шулчакта ике кыз берьюлы бата башлый. Аларны 17 яшьлек иптәш кызлары коткара, ләкин соңыннан бу кыз үзе йөзеп чыга алмый һәм батып үлә. Бу турыда "Вести. Воронеж" хәбәр итте. 

Шулай итеп, дус кызларын коткарган 17 яшьлек кыз үзе һәлак була. 
 
"Ул бик яхшы кыз иде. Гел исәнләшеп йөрде. Укуында да алдынгы булган, бишкә генә укыган. Ике кыз суда тончыккан, бата башлаганнар. Мәрхүмә кыз шуларны коткарган, тик үзе чыга алмаган. Аннары коткаручылар килгән. Анда ятьмә булган. Мәрхүмәнең мәетен шул ятьмәдән аралап алганнар", - дип сөйләгән биредә яшәүче ир-ат.

Авылда яшәүче кешеләр судан коткарылган кызларны белми. Мөгаен, алар биредә яшәмәгәндер. Хәзерге вакытта фаҗигане тикшерүчеләр өйрәнә. 

Авыл халкы сүзләренчә, Сорванный дип аталган бу буада бату очраклары шактый булган. Су буена куелган билгеләр биредә су керү тыелганын кисәтә. Ләкин шуңа да карамастан, су коенучылар шактый, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100